Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Арбалы хатыннар – күрешә алмадылар

Спектакльдәге вакыйгалар агышында, һичшиксез үз авылыгызның ачы язмышын, әби-бабаларыгызның рух ныклыгын күрми калмассыз

Барып җитә алырлармы икән? Йөкләре дә бик күп? Арбаларында бала, аягы зәгыйфь хатын да бар? Күңелләрендә әзерләгән сүзләрен ирләренә әйтә алырлармы?
Түбән Бәрәскә “Нур” халык театры Зәки Зәйнуллин пьесасы буенча сәхнәләштергән “41нең арбалы хатыннары” спектак­лен караганда әлеге уйлар күпләргә тынгы бирмәгәндер. Үземнең әлеге әсәрне укыганым, спектаклен караганым булса да, бәрәскәләрнең уйнавы кабат вакыйгалар агышына алып кереп китте. Ирләрен сугышка озатып, алардан хәбәр көтеп яшәгән Мөнәвәрә  (Айсылу Шәрипова), Сәрвәр (Айгөл Фазылжанова), Рәйхан (Ләйсән Сәләхова), Миңҗамал (Миләүшә Нигъмәтҗанова), Әсма (Айзидә Корбанова), Зифа (Алинә Галимуллина) курыкмыйча юлга кузгалалар. 62 чакрым юл да, төрмә белән куркытулар да алар өчен киртә була алмый.

Алга китеп, шуны әйтәсем килә, әгәр Түбән Бәрәскәнең “Нур” халык театры сезнең авылга да әлеге спектакль белән килә калса, барып карагыз.

Спектакльдәге вакыйгалар агышында, һичшиксез үз авылыгызның ачы язмышын, әби-бабаларыгызның рух нык­лыгын күрми калмассыз.
Коллектив бу спектакльне Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Бөек Ватан сугышында катнашып исән кайткан авылдашлары, сугыш кырында ятып калган каһарманнар истәлегенә, сугышның ачысын-төчесен татыган тыл ветераннарына багышлап, март  аенда ук сәхнәгә чыгарырга җыенган иде. Кызганычка каршы, таҗвирусы күп кенә уй-хыялларның астын-өскә әйләндерде дә куйды. Кабаттан мәдәният йортлары эшли башлагач, бәрәскәләр спектакльне тамашачыга тәкъдим итте. Бары бер сүз белән – «Афәрин!» диясе генә килә. Спектакльне тамашачы каршына чыгару өчен, хәйран тир түгәргә кирәк. Ә монда әле иң беренче чиратта һәркайсының төп хезмәте бар – спектакль өйрәнү бары шуннан соң гына. Авыл җирендәге йорт эшен, тавык-чебеш, абзар тулы терлеген әйтеп тә тормыйм.
Спектакльдә вакыйгалар сугышка кадәр, сугыш чорын чагылдыра. Шуңа да рольләр дә бик күп. Шунысы бәхәссез, уйнарга кешесен дә тапканнар. Иң мөһиме артистларның һәркайсы үз урынында. Хәйбулла (Раил Шәвәлиев), Минлебай (Ринат Сәләхов), Хади (Борис Уткин), Гайшә (Зөлфия Корбанова), Кара Гөбәй (Илнар Биктимеров), Бамбыр Гөбәй (Рәсих Мәгъсүмов), Абдулла (Инсаф Хәйруллин), Зәйнулла (Хәмит Мөхәмәтрәхимов), Хәнифә (Асыя Вәлиуллина) – аларның һәрберсе белән көендек, шатландык,  Мөнир – малай ролен башкарган Әнвәр Нигъмәтҗановка карап сокландык. Бер караганда гаҗәпләнәсе дә юк. Бәрәскә танылган  артистлар биргән авыл.
“41нең арбалы хатыннары” спектаклендәге хатыннарны соңыннан ирләре белән бик очраштырасы килгән иде. Тик аларга ирләрен фронтка алып киткән поездның төтеннәрен иснәргә генә калды. Хәер, ул вакыттагы ачы язмышны башкача күзаллап та булмый. Ул заманда тагын нинди финал булырга мөмкин соң?

Автордан
Спектакль барышында күңелгә тигән бер күренешкә дә тукталып үтәсе килә. Вакыйгалар агышына кереп кенә китәсең – кесә телефоны шалтырый башлый. Тамашачы арасында игътибарга алмаучылар да булгандыр, тик менә сәхнәдә уйнаган кешенең телефон тавышы бөтен уй-фикерен чуалтырга мөмкин. Мондый күренешләр, бер Бәрәскәдә генә түгел, сәхнәдә чыгыш ясаучыларга хөрмәтлерәк булсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев