Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театрында премьера: үтерелгән болан-ана һәм балыкка әйләнгән малай турында хикәят

Әтнә театры яңа сезонын Чыңгыз Айтматовның шул исемдәге повесте буенча куелган «Ак пароход» спектакле белән башлап җибәрде.

Хәбәрчебез әлеге спектакльне карап кайтты. Спектакльнең режиссеры һәм инсценировка авторы – Илсур Казакбаев.

«Ак пароход» – Чыңгыз Айтматовның иң танылган әсәрләренең берсе. Әмма ул беркайчан да татар театрында куелмаган, күрәсең, татар укучысы да аны үз телендә укымаган икән – әсәрнең тәрҗемәсе булмаган. Беренче мәртәбә татар укучысын бу әсәр белән Әтнә театры таныштырды.

Белешмә: Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» («Ак көймә») повесте беренче мәртәбә 1970 елда басылып чыккан. Бу – авторның рус теленә күчеп язылган беренче зур әсәре. Аңарчы ул ике телдә язган.

1975 елда «Кыргызфильм» аның буенча «Белый пароход» фильмын төшерә. Ә 1977 елда әлеге фильм өчен Чыңгыз Айтматов, режиссер Болотбек Шамшиев һәм оператор Манасбек Мусабев СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Халыкара кинофестивальләрдә таныла, шул исәптән Берлин кинофестивале, Италия фестивальләрендә дә. Бу фильм кыргыз киносы классикасы санала.

2020 елда Кыргызстанда бу повесть мотивлары буенча «Шамбала» фильмы төшерелә. Режиссеры Артык Суюндуков әлеге әсәрне экраннарга чыгару турында утыз ел хыяллануы, аның концепциясен Чыңгыз Айтматов белән дә сөйләшкән булуы турында әйтә. Фильм күп кенә халыкара кинофестивальләрдә таныла, «Оскар» кинопремиясенең лонг-листына кертелә. Шамбала – Тибеттагы мифик ил, биредә ул малайның исеме дә «шәм+бала» сүзләреннән ясалган.

Әтнә театры әнә шундый әсәргә алынган. Аны башкорт режиссеры Илсур Казакбаев тәкъдим иткән. Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин әлеге спектакльне театрга бирелгән «Кече шәһәр театрлары» федераль проекты кысаларында чыгару турында карар кабул иткән.

Илсур Казакбаев – биредә куелган «Фронтовичка» әсәре белән театр коллективына байтак уңыш китергән режиссер. Әлеге спектакль «Алтын битлек» театр премиясенең лонг битенә керде, Грозныйга Милли театрлар фестиваленә барды. Илсур театрны һәм аның артистларын белә, шуңа күрә театрның аны кабат-кабат чакыруы бик табигый.

Әсәрне театр актеры, Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин татарчага тәрҗемә иткән. Спектакльдә актер үзе Момун карт ролендә.

Спектакльнең рәссамы – «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Альберт Нестеров. Композитор – Магула Мезинова. Хореограф – Ольга Даукаева.

ххх

Әсәрнең төп герое – җиде яшьлек малай. Әсәр нигезендә шушы гаҗәеп беркатлы, хыялый баланың тормышның куркыныч чынбарлыгы белән очрашуы ята һәм... һәм алга таба күп нокталар.

Әлеге фәлсәфи бәян-притча кешеләр белән маралларның (болан) бер җан булып барлыкка килү легендасына нигезләнгән. Кешеләрнең куллары үзләренең кече туганнарына күтәрелергә тиеш түгел. Әмма автор чынбарлыкта алай түгеллеген күрсәтә, чынбарлык күпкә куркынычрак. Сабый акылы бу куркыныч чынбарлыкны кабул итә алмый. Ул «балыкка әверелә», ягъни, балыкка әверелү адымы ясый.

ххх

Чыңгыз Айтматовның шушы фәлсәфи әсәре нигезендә гаҗәеп матур, эстетик спектакль барлыкка килгән. Шунысын да онытмыйк – Чыңгыз Айтматов проза әсәре язган. Илсур Казакбаев драматургия кануннарына кертелмәгән чәчмә әсәрне сәхнәгә чыгарган. Артистларга сәхнәдә диалог корырга да, үзләренә үк автор текстын укырга да туры килә. Ягъни, тамашачы, сәхнәдә барган вакыйгаларны карау белән бергә, Чыңгыз Айтматовның язу стилен, сурәтләү чараларын да күңеленә сеңдерә бара.

Персонажын ачып бирү белән беррәттән, чәчмә әсәрнең матурлыгын җиткерү вазифасы төп геройга – әлеге малайны гәүдәләндерүче актриса Рәзилә Шәрифуллинага йөкләнгән.

Илсур Казакбаев куйган «Фронтовичка» спектаклендә дә төп рольне – Мария Небылица ролен – Рәзиләгә тапшырган иде. Дөрес, ул вакытта Рәзиләбез Мөхлисуллина иде, Илсур кабат килеп спектакль куйганчы, фамилия үзгәртергә генә түгел, дөньяга бала тудырып, декреттан чыгарга да өлгерде. Ә бәлки, Илсур Казакбаев, Әтнә театрында спектакль кую өчен, Рәзиләнең яңадан «формага кереп» театрга кайтуын көткәндер. Кыскасы, төп рольдә – Әтнә театрының тыйнак йолдызы Рәзилә Шәрифуллина.

Бала ролен бөтен артист та уйный алмый. Гадәттә, артист халкы борын мышкылдатып куюны, нигәдер, малай образына керү дип саный. Алай гына түгел шул! Ничек тиешлеген белмим, әмма ничек тиеш түгеллеген беләм.

Рәзилә гәүдәләндергән малай – гади малай түгел. Хыялый образ. Әкияти дөнья белән чынбарлыкны тоташтырган порталлар арасында йөргән хыялый зат. Ул бинокле белән дә, портфеле белән дә, тау-ташлар белән дә, хыялындагы әти-әнисе белән дә, зур мөгезле ана болан белән дә сөйләшә ала. Ә тирәлегендәге адәм затларыннан ул Момун бабасын ярата. Чөнки башкалар өчен малайның барлыгы-юклыгы әһәмиятле түгел икән, малайның үзе өчен дә аларның булуы зур роль уйнамый.

Тамашачы спектакль дәвамында малай белән бергә әкияти дөнья һәм чынбарлык арасында яши, Рәзилә һәм Әтнә театрының әлеге спектакльдә катнашкан артистлары тамашачыны үзе белән бергә ике дөнья арасындагы порталдан йөртә. Вакыйгаларның кайда һәм кайсы вакыт аралыгында баруы да мөһим түгел. Бары тик кешеләр һәм кешелеген җуйган адәми затлар арасында баруын гына күрәбез. Яраткан бабасының хыянәтен күрмәсә, малай алга таба да шушы затлар арасында яши алган булыр иде, бәлки. Ул алар арасында да кешелеген җуймыйча яшәү серен белә, чөнки авыр мизгелләрдә әкияти дөньяга – үзе тудырган хыял дөньясына яшеренә.

Момун картның зур мөгезле ана боланны ату сәбәпләрен һәр тамашачы үзенчә аңларга да һәм акларга да мөмкин. Бу – картның эшсез калудан куркуымы, әллә куркаклыгымы – һәркем үзенчә хәл итсен. Спектакль финалында без малайның балыкка әверелеп (!) күлгә китүен генә беләбез. Малай хыялында бу шулай дип аталса да, чынбарлыктагы адәми затлар дөньясында бу гамәлнең башкача аталауын да беләбез.

Менә шундый спектакль. Моңсу, фәлсәфи, психологик, гаҗәеп зәвыклы, матур әсәр.

Минемчә, бу спектакль – театраль тамашачы өчен үзе бер тест. Әгәр бу спектакль күңелеңә үткән икән, димәк, инде син – югарырак баскычка күтәрелә алган зәвыклы театр тамашачысы. Әгәр син аны аңламагансың, әмма ул күңелеңә кергән, һәм син аны аңларга тырышып бәргәләнәсең икән, димәк, син – чын театр тамашачысы.

Әтнәнең театраль як икәнен беләбез, шуңа да театр, тамашачы аңлармы икән дип курыкмыйча, мондый әсәргә алына алган.

Бу спектакль театрга уңыш китерәчәк, дип тоям. Аны зур фестиваль язмышы көтәдер кебек.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев