Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Балыгы да балыгы... - Олы Мәңгәрдә "Балыкчылар көне" - фотоотчет

Кичә, 7 июль көнне, Олы Мәңгәр авылының "Айдар күле"ндә

Балыкчылар  бәйрәм итте. "Балыкчылар бәйрәме"нең иганәчеләре -  "Мәңгәр" хуҗалыгы, Шәрипов Алмаз Айдар улы, Олы Мәңгәр халык театры.

- Сабантуйлардан соң авыллар берара тынып кала. Авылны җанландыру, балалар ялына ямь өстәү максатыннан оештырдык бу бәйрәмне. Авылның, табигатебезнең  матурлыгын тагын бер кат күрсәтәсебез килде. Узган ел да уздырган идек, гадәткә дә кертеп җибәрсәк начар булмас, дидек. "Айдар күле" - гади күл генә дә түгел, ул "Вәли бай" йорты каршындагы күл, бай күле. Менә шул бай күленә җан җылысын кушып, киләчәккә илтү дә. Кем белә, бәлки бай йорты да яңартылыр.  Бай йортының бер тармагын яңартып, хуҗалык ашханә төзеде.  Бу - тарихи урын.  Дәүләт үз карамагындагы биналарны яңартып бара. Туристлар килер... Монысы авылның киләчәге булсын дип телик. Минем иганәчеләргә, бәйрәмгә килүчеләргә хөрмәтем бик зур. Ел саен берәр фикер әйтеп китәләр...- ди Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов. 

Чынлап та монда үз эшенең осталары җыйналган иде. Монысын соңрак язам.

С.Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев