Без дә ярты үлеп, ярты терелдек... - "Күз нурларым" - Әтнә театрында премьера
25-26 нчы октябрь көннәрендә Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында премьера булды.
102 нче театраль сезонны артистларыбыз Айгөл Әхмәтгалиеваның “Күз нурларым” (12+) драматик хикәясен сәхнәләштереп башладылар. Елатты да, уйлатты да, сөендерде дә бу спектакль. “Күз нурларым” дигән пьесада бәгырьгә үтә торган менә мондый юллар бар: “Ана. Бу дөньяда ана җылысыннан да кайнаррак берни юк. Шул җылы җитмәгәндә балалар каты бәгырьлегә, җансызга әйләнә икән. Рәнҗемәгез миңа, күз нурларым... Кыз. Күз нурларым? Минем бит бу сүзне кайчандыр ишеткәнем бар!!! Егет. Миңа акча кирәк. Күп акча кирәк! Акча кирәк!!! Кичә безнең шофердан сорап торгач, ул мине өенә чакырды. Эт оясы чаклы бәләкәй генә өйләрендә шундый тәмле ис килә иде. Мин ул исне әле генә искә төшердем: коймак исе ул, без бәләкәй чакта әни пешерә торган коймак исе иде!!!” - спектакль тәмамланганда, әниләре (Рәзилә Мөхлисуллина) үлгәннән соң, кыз ролен уйнаган Гөлинә Шәйхетдинова, егет ролен уйнаган Илфат Шәрифуллин тарафыннан әйтелде бу сүзләр. Ә без, автор Айгөл Әхмәтгалиеваның үзе кебек, бу сүзләрне тыңлаганда ярты үлеп, ярты терелдек.
Башланганда тораташка калдырган уен, кроватьта яткан авыру әниләре дару эчәр өчен су сораганда, бу ике бала бер-берсе белән “син бир...” дип, бәхәсләшеп, әйткәләшеп бетте. Ахыр чиктә әни кеше, соң хәле белән торып, алган суын түгә-түгә дару эчте... “Ну, мам, кайчан тереләсең инде, туйдырдың, ничә еллар...” - “Па”, “Ма” булып үскән балаларның бәгырьсезлеге тетрәндереп, калтыратып, үзенә йотып алды.
Таң алдыннан эштән кайткан ир... - шул баткаклыктан чыгармады. Үзе артыннан сөйрәде дә, сөйрәде...
Ананың ирен (Фаяз Хөсәеновны) аздырган дустының (Нияз Заһидуллин) хатынын - Гүзәл Гафарованы да күрә алмас дәрәҗәгә җитеп нәфрәтләндек. “Хатыныңны бер төнгә биреп тор. Укасы коелмас...” - диде ул Ананың иренә. Үзе (Фаяз Хөсәенов) мәхәббәтен, чисталыгын югалтса да, сөяркәсе булган ханымга (Гүзәл Гафаровага) хәтта кулын күтәрде. Ошатмады, хатынын бирәсе килмәде. Хатынының (Рәзилә Мөхлисуллинаның) юлдан язуын теләмәде азгын ир. Хыянәт итсә дә, сүз әйтерлеге юк иде, ләбаса.
Тик Ана, акчага уйнап оттырган баласын кабаладан йолып алыр өчен дә, бармады бу адымга. Ул хыянәткә бармады. (Ә ире барыбер аңа ышанмады) Менә шундый көчле һәм чиста булганлыгы белән, спектакль башланганда иң бәгырьсез булып күренгән ирне ( Нияз Заһидуллинны) үзенә гашыйк итте ул. Аннан да файдаланмады. Дәваланыр өчен Израильгә дә бармады. Улының бөтен бурычларын кичергән, бөтен чыгымнарны күтәрергә әзер булган ирнең иңбашына якын итеп башын гына салды...
Спектакльнең бар эчтәлеген дә ачып бетерәсе килми. Әсәрдә бүгенге заман гаиләсе, анда – безнең яшәешебез, битарафлыгыбыз. Анда - вакыт юклык белән без тәрбияләмәгәнлектән, юлдан язган балалар, бәхетсез ана, бәхетсез хатын-кыз язмышы һәм көрәп акча эшләгән ир затларының да бәхетсезлеге. Бер-береңә ышанмау. Коймак исе чыкмаган йортлар... - һәм тамашачының күз яшьләре. Кемне кызганып еладык икән?! Үзебезнеме?..
Бер драматик хикәягә Айгөл Габдулла кызы бу проблемаларны шундый осталык белән үргән, бетте кебек бәхетсезлек, юк икән... бер нәфесенә хуҗа була алмыйча катлы-катлы гөнаһ җыеп өлгерә икән адәм баласы. Күңелгә эленеп истә калган, үзен оныттырмаган күзе киткән, вакытында шул күз эләктерелмәгән шәл бар әле. Шул киткән күз сүтелде дә, сүтелде... - автор шундый осталык белән чаң суга.
Менә шушы халык ишетергә тиешле чаңны Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары шундый итеп сукты, бәгыре каткан җаннарга да үтәрлек булды аның тавышы. Әле дә колак төбендә чыңлап, зыңлап тора.
Артистларыбыз бу спектакльне ике состав белән әзерләгәннәр: Фаяз Хөсәенов - Айдар Вәлиев, Рәзилә Мөхлисуллина-Рәзинә Заһидуллина, Сылу Бәйрәмова - Лилия Мөхәммәтҗанова, Гөлинә Шәйхетдинова-Зөлфия Әхәтова, Илфат-Шәрифуллин-Раил Сәләхиев, Гүзәл Гафарова - Илфира Сафиуллина, Дублерсыз Нияз Заһидуллин гына уйный. Һәм ничек уйный!.. Кайсы гына артистны алма, исең китәрлек уен. Юк, яшәүдер. Ялгышып та ясалмалык юк артистларда.
Алар (25 октябрьдә уйнаучылар) : Рәзилә Мөхлисуллина, Фаяз Хөсәенов, Сылу Бәйрамова, Гөлинә Шәйхетдинова, Илфат Шәрифуллин, Нияз Заһидуллин, Гүзәл Гафарова барысы да рольгә кереп беткәннәр һәм һәркайсы - үз рольләрендә.
Спектакль - режиссерыбыз, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Фазлыевның чираттагы уңышы. Тагын бер табыш бар спектакльдә – глюкофон, музыка уен коралы. Спектакль башланганнан ахырга кадәр спектакльнең композиторы, театрның музыка бүлеге мөдире Марат Әхмәтшин әнә шул уен коралына барабан каккан кебек бәреп утыра. Әйтерсең, кеше язмышларын күреп, ничек төзәтергә белми изалана. Шушы спектакль өчен махсус сатып алынган бу уен коралы. Һәм ул үз ролен тулысынча үтәде дә...
Спектакльнең рәссамы- Дәүләт премияләре лауреаты.М. Җәлил һәм Г. Тукай, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык рәссамы Сергей Скоморохов,тавыш операторы – Илнар Гатиятуллин, яктырту цехы – Руслан Кыямов. Бербөтен булып эшләү үз нәтиҗәсен күрсәтте. Тын да алмый карадык спектакльне.
Без шулай ияләнгән ( хәтта караңгы сәхнәгә дә)
Менә шулай карый алуыбызга автор Айгөл Әхмәтвалиеваның исе киткән.
“Артистлар гаҗәеп, сулыш алганы да ишетелмәгән, зал тутырып килгән зәвыклы тамашачы! Спектакль барышында ник бер кешенең телефоны аваз салсын, ник берәү соңга калып килеп утырсын, ник берәү урын бүлешсен - шулкадәр сокландык. Әтнә театрына беренче килүебез, Әтнә артистларының уенын беренче каравыбыз. Театр бинасын күрүгә үзгә бер рәхәтлек алдым, ирем Флүскә дә “Театр бинасы менә шушындый булырга тиеш икән ул”, - дип әйтеп куйдым. Һәм үземнең әсәремнең куелышын карадым. Бик ошаттык. Мин Әтнәдән бары якты хатирәләр белән, олы рәхмәт хисләре белән китәм. Безгә Әтнә театры онытылмаслык хатирәләр, тәэсирләр бүләк итте”,- дип, фикерләре белән уртаклашты автор.
Сәхнәгә менеп тә рәхмәтен әйтеп, артистларга, режиссерга, театр коллективына үзенең бүләкләрен дә тапшырды.Фото: ww.atnyateatr.ru/afisha
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев