Әтнә таңы

"Безнең өчен көтеп алынган очрашу бу "

Әлеге очрашудан алган тәэсирләр озак сакланыр әле.

Кичә Олы Мәңгәр төп мәктәбендә гаҗәеп кызыклы очрашу булды.

 Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма  театры артистлары Таһир Габидуллин, Ләйсән Каюмова, Дамир Сидеев  "Атна саен - бер очрашу" дигән сүзләренә тугры калып, чираттагы  очрашуга Олы Мәңгәр мәктәбенә бардылар. 

 Театр артистлары  спектакльләр, рольләр һәм образлар турында сөйләделәр, укучыларның образга керергә, импровизация серләренә өйрәттеләр. 

Реклама

- Безнең өчен бу көтеп алынган очрашу иде. Бик җанлы үтте. Укучылар әңгәмә барышында  үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Театр артисты тормышының үзенчәлекләрен белештеләр. Бик игътибар белән тыңладылар. Костюмнарны киеп карап, хәтта үзләре дә миниатюралар сәхнәләштерделәр. Рәхмәтләребезне әйтеп, аларга уңышлар теләп озаттык,- ди Олы Мәңгәр төп мәктәбе директоры Гөлия Мөхәммәтшина.

Г.Мөхәммәтшина фотолары, кайберләрен театрның ачык группасыннан https://vk.com/club15547724

алдык.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: