Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Бик зур бәйрәм булды - Олы Мәңгәрдә!

Менә ничәнче кат халыкны ял иттерә Олы Мәңгәр театры. Исәбе дә онытылды...

Балык та тоттыра алар, аниматорлар чакырып балалар күңелен дә күрә беләләр, бу юлы 23 февраль көнне  Олы Мәңгәр бозында  Мәңгәр җирлегенә кергән хоккей сөючеләргә бәйге оештырдылар. 

Ирләрнең хоккей уйнаганын кем белми, бәйрәм көнендә җитмәсә...  Алар уйнады, калганнар карады, бәйрәм итте, шашлык ашады, коймак белән  чәй эчте.

Әкият геройлары ял итүчеләрнең күңелен күрде, ТНВ тапшыру әзерләде.

Хоккейчылар 4 командага бүленеп ярышты. Нәтиҗәләрне район яшьләр, спорт җитәкчесе Рамил Шәйхиев белән бергә ясадылар. 

Җиңүчеләргә Олы Мәңгәр театрының Кубогы тапшырылды.

1 урында - Түбәнеч командасы,

2 урында- Югарыч,

3 урында - Үзәк командасы,

4 урында - Атау-Тарлау командасы. 

Аңлагансыздыр, команда исемнәре урам исемнәренә тәңгәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев