Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

"Бәхет кошы" авыру кызга кирәк

Бүген, Казанда, "Әкият" курчак театры сәхнәсендә - Әтнә дәүләт драма театры артистлары (0+). Белми калмагыз!

Әтнә театры Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” (“Синяя птица”) (0+) спектаклен чыгарды. Премьера Олы Әтнәдә 2018 елның 28 декабрендә булды. Әлеге спектакль “Кече шәһәрләр театрлары” федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды. Әтнә - Россиядә бердәнбер авыл театры.

  Спектакль яңа ел алдыннан өч көн барды. Яңа елдан соң да ике көн билгеләнгән иде. Әмма карарга теләүчеләр күп булгач, тагын берничә  көн  уйнады артистлар.  бөчен дә уйнадылар, олылар өчен дә. Казаннан кайтучылар да, күрше районнардан да килүчеләр дә бар иде.

Бу спектакльдәге матурлыкны сурәтләп бетереп кенә булмый, карарга кирәк. Ә фәлсәфә, тирәнлек, балаларның шул тирәнлеккә тәңгәл  уйнавын күрергә  кирәк. Сөбханаллаһ, дип карагыз! 

Эчтәлек : Тылсымчы бүләк иткән серле бөтерчек ярдәмендә абыйлы-сеңелле Тилтил белән Митил әйберләрнең җаннарын күрә алу сәләтенә ирешәләр һәм зәңгәр бәхет кошын эзләп юлга чыгалар. Әлеге кош күршедәге авыру кызга кирәк. Ике баланы Яктылык рухы һәм алар белән хәтәр сәяхәткә чыккан Эт, Мәче, Икмәк, Сөт, Ут, Су, Шикәр рухлары озата бара. Балалар Караңгылык белән очрашып куркуны җиңәләр, ялган Ләззәт кулыннан котылалар, якты дөньядан киткән әби-бабасы рухы белән очрашалар, киләчәктә туачак балалар арасында булалар. Сәяхәт кылып кайтканнан соң бәхет кошының үз өйләрендә булуын аңлыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев