Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале башланып китте

Район мәктәпләре арасында Гомәр Мәрданов исемендәге театраль фестиваль старт алды. Фестиваль кысаларында иң беренче булып, Яңа Шашы төп мәктәбе укучылары спектакльләрен тәкъдим иттеләр.

Гомәр Мәрданов исемендәге театраль фестиваль кысаларында Яңа Шашы мәктәбе укучылары Фәнис Яруллинның "Ак яфрак" спектаклен тәкъдим иттеләр. Әсәрнең эчтәлеге буенча Убырлы карчык үзенең тыңлаусыз, тәртипсез, ялкау кызларын кызык итә. Спектакль ахырында яхшы якка үзгәреп куйган кызларны күрү тамашачыны да куандырды. Бу юлы спектакль тамашачы каршында уйналды. Укучылар өчен сыйныфташлары алдында уйнау да зур сынау инде. Ә балалалр сынатмадылар. Афәрин.  

Шул ук көнне Күңгәр урта гомуми белем мәктәбен укучылары да  Гүзәл Гәлләмованың «Алтын җирем» спектаклен тәкъдим иттеләр. Спектакль авылда яшәүче кош-кортлар, җәнлекләр тормышын чагылдыра. "Авыл эте Акбай" спектаклендәге рәхәт тормышка кызыккан песи шәһәргә юл ала. Әмма соңыннан туган җирдән дә, авылдан да рәхәт тормыш юк икәнне аңлаган песи, авылына кайтып төшә.

Моннан ике ел элек Әтнә театры игълан иткән Гомәр Мәрданов фестивале кысаларында районның һәр мәктәбе көченнән килгәнчә спектакль куйган иде.  Әлеге вакыйгадан соң, мәгариф өлкәсендә дә яңалык кертелде. Мәктәпләрдә театр берләшмәләре булдырылды. Яңа Шашы мәктәбендә "Сәләт", Күңгәр мәктәбендә "Язгөл" театр берләшмәләре эшли башлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев