Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Инглиз телендә спектакль – Әтнәдә

Ничәнче ел рәттән чит телдә узучы “SCHOOL PERFOMANCE” мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсының район этабы Олы Әтнәдә дә үткәрелеп килә.

Быел да Олы Әтнә баш­лангыч мәктәбенең а0кт­лар залында  әнә шул бәй­генең  муниципаль эта­бында  катнашкан 12 мәктәп коллективы инг­лиз телендә спектакль уйнады. Кызыклы чы­гышлар белән беррәттән искиткеч матур киемнәр, декорацияләр – әзерлек чыннан да бик көчле иде. Узган елларда әлеге бәйгедә санаулы мәктәпләр генә катнашса, быел барысы да зур әзерлек белән килгән.Жюри бу хакта аерым билгеләп, коллективлар­га һәм укучыларны әзерләгән  укытучыларга аерым рәхмәт белдерде. Олы Әтнә мәктәбен генә алыйк – чыгышларын тулы бер мюзикл дип атарга да мөмкин. Гомумән, музыкаль бизәлеш ягын­нан да, артистлык ос­талыгы буенча да тырышлыкларын билгеләп узмый булмый. Ә менә район мәгариф бүлегеннән Гөлшат Закирова һәм Айсылу Гыйззәтова, Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Дамир Сидеев составындагы жюри Грант прига Олы Әт­нә урта мәктәбе коллективы лаек дип тапты. Беренче урынга – Күңгәр урта мәктәбе, икенче урынга – Күәм урта һәм Бәрәзә төп мәктәбе, өченче урынга – Бәрәскә урта мәктәбе һәм Күлле Киме төп мәктәбе театраль коллективлары лаек дип табылды.
“Иң яхшы хатын-кыз роле”нә – Күәм урта мәктәбеннән Зәлия Вафина һәм Күңгәр төп мәктәбеннән Алия Хәкимҗанова лаек булды. “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” – Күшәр төп мәктәбеннән Инсаф Галиевкә бирелде. “Иң яхшы актерлар ансамбле” исеменә Комыргуҗа урта мәктәбе, “Иң яхшы сценография”гә – Күлле Киме төп мәктәбе коллективлары лаек булды.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев