Әтнә таңы

“Корсак фәлсәфәсе”, “Акча – ул власть" - мәңгәрләр уйный

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында Олы Мәңгәр халык театры коллективы Зәбир Гыймадиевның "Әҗәт" спектаклен күрсәтте. 

Үзешчән артистларның уйнаулары бу юлы да берәүне дә битараф калдырмады. Чөнки сәхнәдә безнең үз тормышыбыз чагылды кебек. Ире авыру хатын, кеше саен кереп, авыл буйлап акча җыя – спектакль әнә шулай башланып китте.

Реклама

Һәр акча биргән кешедән чыккан саен, “Аллаһка шөкер, акчабыз булды”, дип сөенә Нурия (Гөлсинә Шакирова). Сәдака итеп тә бирәләр акчаны. Авыл күтәрелсә бергә күтәрелә. Әле анда туганнар да бар. Туганнар арасында Васил ( Надир Сабиров) бар. Мәхәббәт өчпочмагы җанны телә. Яшьлектә бергә була алмаган ир затыннан акча сорыйсы бар. Замананың җанны әрнеткән проблемасы- үзәктә, авыруны дәвалар өчен акча кирәк 
“Әҗәт" - яңа татар пьесаларында тамашачылар мәхәббәтен яулаучы әсәр икәнлеген дә әйтеп китик. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче татар теле укытучысы Зәбир Гыймадиев авыруга акча җыюның бар авырлыгын сурәтли, беррәттән җәмгыятьнең авыру икәнлегенә дә басым ясый ул.

"Халыкның яшәеше, социаль проблемалар, фәлсәфи фикерләр әнә шул акча тирәсендә бөтерелә. “Акча – ул власть. Акчалы кеше үзен ирекле итеп хис итә. Акчалы кешенең башы югарыда йөри аның”, -ди Васил. “Акчага табынган кеше бәхетле була алмый”, “Миллионерлар күбәйгән саен, миллионнар хәерчеләнә”, дип , “Корсак фәлсәфәсе”н дә кертә автор ике пәрдәлек спектакльгә. Ачлык, сугыш еллары да искә алына әсәрдә. 
Менә шушы спектакльне “Идел-йорт” республика театры фестиваленең беренче премиясе лауреатлары Гөлсинә Шакирова, Надир Сабиров, Хәтирә Рәхимова, Рәфыйк Сәләхетдинов, Рәдис Хисмәтуллин, “Идел-йорт” ” республика театры фестиваленең икенче премиясе лауреаты Фәнис Тәхавиев, талантлы яшь егет Радик Абдуллин - зур осталык белән уйный алдылар. 
Басып алкышлаган тамашачы - аларның чыгышына иң зур бәя булды. 
Спектакльне караган районыбыз җитәкчеләре театрның режиссеры Рафис Сәләхетдиновка рәхмәт әйтеп, үз фикерләрен дә җиткерделәр. 
- "Әҗәт" спектаклен тугызынчы тапкыр уйнадык Әтнә районында, нигезләмәсе килсә, “Идел-йорт республика театры фестиваленә дә катнашып карарга исәп бар”- ди Халык театрының режиссеры Рафис Сәләхетдинов. 
90 еллык тарихы булган, быел Халык театры исемен йөртүнең 20 еллыгын билгеләп узучы Олы Мәңгәр халык театрына уңышлар телисе килә. Үрләре алда булсын. Алар аңа лаек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: