Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Малай урынына кыз туа. Кунаклар үпкәләп китәләр... - кимеләр мәш килә

Һәр авыл җирлегендә Театр елы уңаеннан спектакль сәхнәләштерелергә тиеш иде. Җиңел аяктан арылар башлады, калганнар дәвам итте. Спектакль карарга К.Киме авыл җирлеге Хәмит Гәрәев үзе килеп карап, үзешчәннәргә рәхмәтен белдерде.

9 ноябрь көнне Күлле Киме мәдәният йортында үзешчәннәр Рәшидә Җиһаншинаның "Кодагыйлар" пьесасын сәхнәләштерделәр.

Авылдашларының спектакль өйрәнүләрен ишеткән авыл халкы, буласы көнне сәгатен санап көтте. Читтән килгән артист уйнавы никадәр шәп булса да, үзеңнеке кадерлерәк була бит ул.  Ниһаять ул көн җитте дә..., күңелләрдә бетмәс тәэсирләр калдырып үтеп тә китте. 

- Спектакльне без дә карадык. Бик оста, табигый уйнадылар үзешчән артистлар. Һәрберсе үз яшенә туры килгән образны башкаруы бигерәк тә күркәм булды. Декорация, музыка бик килешле итеп, уйланып сайланган. Рәхәтләнеп ял иттек. Тәэсирләр бик көчле, яна спектакльләр көтеп калабыз, - ди авылдашлары Сания ханым Батршина. 

Тормышчан спектакль.  Ибраһим белән Мәйсәрә (Фәрит-Гөлнара Әхмәтшиннар)  4 бүлмәле фатир алырга  авылдан Бәдерниса тутине  -  Ибраһим анасын (Ркоя апа Әхмадуллина) алып киләләр. Оныгы Аскарик - тәртипсез шәһәр малае авыл кызы Миләүшәгә өйләнә. 

 Илнар белән  Әдилә Гиниятовалар бу рольләрне ышандырырлык итеп уйнадылар.  Миләүшә бала табасы, әниләре нәселне дәвам итәргә  малай көтә.  Тик кыз бала туа. Мәйсәрә аларны яратмый башлый. Киленне дә, авылдан кунакка килгән кодагыйларны да Хәдичә - Сибгать (Флера Гайнетдинова, Фәрит Борһанов) сөйми. Мәйсәрәгә мал житми.

Бай дусларын бәби туена кунакка чакыра. Кунаклар килеп,  үпкәләп китәләр. Болары борчыла. Бәдернисага да көн бетә. Күрше хатыны Ибраһимның  туганы Хөршидә (Чулпан Сәләхова,  спектакль не сәхнәгә куючы да ул) Гөләндәм  - бай кунак хатын  - Гөлзада Хәмитова...  - ахырдан кодагыйлар дус булып калалар. 


 - Спектакльдә  төп рольләрдә  Гөлнара белән  Фәрит уйнады. Ел саен без алар белән спектакль өйрәнәбез,  рәхмәтем бик зур. Өлкән яшьтә булуына карамастан,  безнең белән ай буе сәхнәдә репетиция ясый  Ркоя апа да. Коллегаларым да булсын дип эшли торганнар, алар булганда эшләп була,- ди Күлле Киме мәдәният йорты директоры Чулпан Сәләхова. 

Фото-видео: https://vk.com/id248707725

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев