Марат Хәбибуллин: “Җитәкче хезмәтенең тәмен тапмадым”
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры яңа сезонны Леонид Соловьевның “Минем дустым Хуҗа Насретдин” спектакле белән ачарга җыена.
Коллективның әлеге спектакльгә алынуының үз сере бар.
Аның кебекләр сирәк
...Тормышта бар яктан да килгән, сәләтле, талантлы, әйтәсе сүзен курыкмый әйтә ала торган һәм аны дәлилли белгән кешеләр сирәк була. Коллегам, “Әтнә таңы” газетасының баш мөхәррире булып эшләгән, остазым, бүген дә язудан туктамаган сәнгать һәм каләм әһеле, тәрҗемәче, сценарист һәм берничә китаплар авторы, Татарстанның атказанган артисты, 30 елдан артык гомерен Әтнә театрына багышлаган Марат Хәбибуллин 27 август көнне 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Әкәмәт кызык кеше ул Марат абый. Газетабызда журналист, аннары баш мөхәррир булып эшләгән еллары әле дә истән чыкмый.
Нинди тәмле ризык пешереп була, Марат абый аларны үзе пешереп, безне, хезмәттәшләрен сыйларга алып килә иде. Аның тәмлелекләре, телеңне йотарлык, валлаһи. Ир-ат пешергән ризыкка, фәрештәләр канатларын сала, дисәләр дә, ул пешергән һәр ризыкка фәрештә дә канатын салып бетерә алмастыр, мөгаен.
Моның өчен аның кебек фанат булырга кирәк. Марат абыйдан төрледән-төрле экзотик салатлар ясарга, тозларга да өйрәндек без. Шунысы кызык, ул пешергән һәр ризыгы турында тәмләп, аның тарихы белән таныштырып сөйләр иде. Чөнки оста бакчачы да әле.
Ул вакытта татлы борыч һәм дә баклажан кебек яшелчәләрне бакча да үстерергә өйрәнеп кенә түгел, алардан төрле ризыклар ясарга да аннан өйрәндек. Аның “Анкл Бенс” (ташкабактан ясала) һәм “Тещин язык” (баклажаннан) рецептларын бүген дә яратып кулланабыз.
Марат абый язган язмаларны, мәкаләләрне укып туеп булмый. Аның хәтеренә, андагы мәгълүматка исең китәрлек. Аның үз стиле, ярымшаяртып, шул ук вакытта фәлсәфи төсмер өстәп чеметкәләп тә яза белә. Тәмләп, яратып яза. Редакциядә эшләгән елларда да кайсы гына темага тотынса да, аларда “колач җәеп йөзә» иде. Һөнәре буенча эколог-биолог ул, әмма сүз тәмен аның кадәр тояр өчен талант кирәк. Юкка гына талант я бар, я юк, димиләрдер безнең татарда.
“Әтнә таңы” газетасында эшли башлаган елларда, ул мине гел үзе белән колхозларга алып чыга иде. Арышны бодайдан аерырга, авыл хуҗалыгының никадәр катлаулы механизм икәнлеген аңлатучы да ул булды. Марат абый характеры белән “җиңелчәрәк” тә кеше. Бу сүзне яратып, аны хөрмәт итеп әйтүем.
Редакция коллективы белән табигатькә чыга торган идек. Алдан сөйләшенгәч, болытлы көн булса да табигатькә чыктык берьюлы. Үз иткәндәй, без чыгуга яңгыр сибәли башлады. Яңгыр астында, ап-ак футболкасы кызыл балчык төсенә кергәнче аның футбол уйнавын “җиңелчә” дими ни диясең?! Безнең киемгә аз гына пычрак тисә дә котыбыз алына, ә Марат абыйның исе дә китмәде. Чөнки аңа шулай рәхәт, ул – табигать баласы, иҗади шәхес.
Нечкә күңелле, тынгысыз, туган ягының, һәм бүгенге көндә җаны-тәне белән хезмәт иткән Әтнә театрының чын патриоты да ул. 1993 елда Әтнә халык театрында үзешчән артисттан башлаган иҗат юлы, аны, 2011 елда Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрына алып килде.
Театр сәнгатенә булган мәхәббәте аны “җылы” җитәкче кәнәфиеннән баш тартудан да куркытмады. Марат абый театр турында шулкадәр хисләнеп сөйли, хәтта аның бу чире белән үзем дә азрак “авырып” алдым.
Аның “кодалавы” белән Әтнә халык театрында берничә спектакльдә уйнарга насыйп булды. Әлеге чор тормышымның иң гүзәл, истәлекле елларымның берсе. Марат абыйның кешелеклелек сыйфатларын санап бетергесез. Шунлыктан Раузалия апа белән Марат абый яшәгән йортның ишекләре һәркем өчен ачык. Бүгенге көндә төп нигезнең җылы учагын сүндерми, якыннары белән бүлешеп яшәүчеләр дә алар.
Туган-тумачалардан тыш, кайгы-шатлыгын уртаклашырга, күңелен бушатырга, ялгызлыктан качып, вак-төяк йомыш белән килеп китүчеләр бер дә өзелми алардан. Әлеге йортның ишеген ачып кердеңме, сый-хөрмәтсез чыгып китәм, димә. Чөнки бу йортта бүгенге көндә дә җылылык, ихласлык, тынычлык яши.
Аның үз урыны бар
Марат Хәбибуллин... Бүген аның үз урыны, үз дәрәҗәсе бар. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының алыштыргысыз, әйдәп баручы артистларының берсе. Ул уйнаган рольләрне санап бетергесез. Бүгенге көндә юбиляр нинди уйлар, фикерләр, хыяллар белән янып яши, туган көне алдыннан берничә сорау белән мөрәҗәгать итми кала алмадым.
– 60 еллык гомер. Бер караганда күп тә түгел кебек, әмма үткәннәргә нәтиҗә ясый башласаң, шушы еллар эчендә күпме эш башкарылган. Марат абый үткәннәргә борылып карап, сез нинди нәтиҗә ясар идегез?
– Нәтиҗә ясап, саный башласаң, күп җыелмый ул. Мин бит инде колхоз рәисе булган, зур йортлар салып йөргән кеше дә түгел – ә гади шамакай. 60 елның 30 елы театрда узган.
– Иҗат итү җиңел эш түгел инде?
– Читтән карап торганда бөтен эш тә җиңел кебек. Театр тормышының нинди икәнен эченнән күргән кеше генә аңлый, шулай ук безнең техник хезмәткәрләр белә.
– Сез җитәкче булып эшләп, аның “тәмен” татып караган кеше дә. Җитәкчелектән киткәнгә үкенгән вакытлар булмыймы?
– Театрга килгәнгә беркайчан да үкенгән вакытлар булмады. Театр ул минем һөнәр дә, хезмәт тә түгел, халык театрыннан килгәч ул мавыгу гына.
Ничә ел төп эштән тыш, бары тик мавыгу белән генә йөрелгән. Дәүләт театры булгач, хезмәт хакы түли башладылар. Бары шул гына. Гомер буе балык тоту белән мавыккан кешегә кисәк кенә, ул эшеңне дәвам ит, без сиңа хезмәт хакы түлибез, дип әйтәләр. Нәкъ менә шуның кебек инде.
Җитәкчелектән киткәнгә үкенү, дигәннән, дуслар арасыннан да әйтүчеләр булды, берничә елдан үкенәчәксең әле дип. Аллаһка шөкер, дәүләт театрында эшләвемә дә 13 ел булды. Беркайчанда үкенгәнем булмады. Чөнки җитәкчелек эше ул минем холкыма да туры килми. Дәүләт театры оешкач, Габделәхәт Гыйлемханович директор эшен тәкъдим итте. Һәм мин аңа ул вакытта: “13 ел буе җитәкче булып эшләдем, аның тәмен тапмадым. Театрга гади артист булып киләм”, – дидем.
– Әтнә җирендә туып-үскән кешегә, театр белән мавыгу кайчан башланды, дип сорау урынсыз инде, әлбәттә...
– Театр белән кызыксыну кечкенәдән бар иде. Чөнки Әтнә театрын карап, сокланып, күреп үстек. Әтнә халык театрында уйнаган үзешчән артистлар Гөлнур апа белән Рәфкать абый Хәкимовлар безнең урамда яшәделәр – күршеләр идек. Алар белән аралашып, театрда уйнаганнарын күреп үстек, шуңа күрә дә уйныйсы килү теләге бар иде.
Редакциядә журналист булып эшләгәндә, мине район профсоюз җитәкчесе итеп билгеләделәр. Берьюлы Мамадышка җыелышка җибәрделәр, Мин профсоюз җитәкчесе, Гомәр абый Мәрдәнов район мәдәният бүлегеннән катнашты. Дефицит заманы. Бигрәк тә аралаштыра торган сыекчаның кибетләрдә талон белән сатылган чоры. Шулвакытта аның туганнарына баргач, Гомәр абыйга “Балачактан бирле театрда уйнау хыялы бар”, – дип ычкындырдым. Шуның белән ул сүз онытылды. Әмма күпмедер вакыттан соң Гомәр абый чакыра: “Әйдә, син менә шулай дип әйткән идең. Яңа спектакль куябыз, сиңа да роль бар”, – ди. “Гармун уйный, баян чыңлый” спектаклендәге Хисам – беренче уйнаган ролем. Шуннан китте дә китте инде. Гомәр абый әйтә иде, “театр дөньясына кереп була, әмма аннан чыгып булмый”, дип.
– Бүгенге көндә күпме роль уйнадыгыз икән?
– Дөресен әйтим, санаганым юк. Кайбер кешеләр арасында үзләре турында чыккан язмаларны кисеп, җыеп баручылар бар. Андый әйбер белән мавыкмыйм. Бүгенге көн белән яшәргә тырышам. Үткәннәр бары хатирәләрдә. Матур хатирәләр каядыр күңелгә кереп урнаша. Шуңа күрә элекке фотоларны да бик карарга яратмыйм, альбомнар да эшләгәнем юк. Үткәннәр матур кичерешләр булып, күңелгә кереп калган, шунда саклана.
– Сез оста каләм әһеле, Әтнә театры турындагы китаплар авторы да. Язу белән генә шөгыльләнергә уйламыйсызмы?
– Ул хакта сораучылар бар, әлбәттә. Каядыр күңел түрендә бар андый хыял. Ләкин кайчан оешып бетәр, белмим. Мактанып әйтүем түгел, мин инде байтак бәйрәмнәргә сценарий язучы буларак та, заманында ниндидер яңалыклар да керткән кеше. Олыгайган саен элекке заман дип сөйләшәбез, күңелне иң борчыганы алдынгылар слетының югалуы. Элек алар бик күңелле уза иде. Бик күп еллар инде тукталды. Район оешкан елларда елына хәтта ике тапкыр уза иде. Көз көне “Уңыш бәйрәме”, яз көне еллык нәтиҗә ясау, дип. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемханович белән сөйләшеп форматын да үзгәртүгә ирешкән идем.
– Хуҗа Насретдин, сезгә таныш образ. Мәдәният өлкәсендә эшләгәндә әлеге персонажны район халкына беренчеләрдән булып таныткан идегез. Бүген сәхнәдә уйнаячаксыз? Ул вакыттагы Хуҗа белән хәзергесенең аермасы бармы?
– 2000 елның мартында беренче мәртәбә ишәк эшләп, мәдәният хезмәткәрләре белән тырышып, Олы Әтнәнең үзәк урамына ишәккә атланып Хуҗа Насретдин булып чыктым. Ул ишәк белән Сабантуйның ат чабышларын алып барган вакытлар да булды инде. Чыгасы премьерага килгәндә, моннан бер-ике ел элек сәнгать советы әгъзасы булганда, Хуҗа Насретдинны уйнарга хыял бар, дип сүз ычкындырган идем.
Ә хәзер мин уйнаячак Хуҗа Насретдин икенчерәк кеше. Леонид Соловьевның бу әсәрен балачакта укыган идем. Аның буенча пьесалар да бар. Спектакльне сәхнәгә чыгаручы режиссер аларны алмады, үзе инсценировка ясый. Әлегә спектакль авырлык белән туа, әмма тамашачы өчен матур, күңелле булыр, дип уйлыйм.
– Марат абый, сез инде Әтнә халык театрында эшләгән, андагы мохитне үз җилкәсендә татыган, бүген дәүләт театрының әйдәп баручы артистларының берсе. Бүген көндә театрларыбыз, шулай ук Әтнә театры да яңа алымнар, үзгәрешләр кулланып эшли. Бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?
– Дөрестән дә, бүгенге заманда бик зур үзгәрешләр китте – артистларның уйларын, кичерешләрен күрсәтә торган спектакльләр кирәкми хәзер, күбрәк формага – ут, хәрәкәт, ялтыравыкка корылган спектакльләр куела. Бу спектакль түгел, тамаша карау. Театр ул хисләр, кичерешләр, син аны күңелең белән я кабул итәсең, я кабул итмисең. Нәкъ менә мәхәббәт, тормыш шикелле.
Мин бу хакта әйтеп тә киләм, соңгы елларда безнең тамашачылар да үзгәрде, аларга тамаша кирәк. Гомәр абый да әтнәләр кебек спектакль карый белгән тамашачы беркайда да юк, дия иде. Безнең халык бөтен кичерешләре белән яшәп, аңлап карый белә иде спектакльләрне ул вакытларда. Ә театр ул кешене тәрбияли, күз яшьләре аша күңелен чистарта.
– Бүгенге көндә драматургиядә яңа әсәрләр җитми, дип әйтергә җирлек бармы? Бу фикер белән килешәсезме?
– Бервакыт мин дә ул фикергә кушылып киткән идем. Кушылып дип әйтүем, театр экспертлары дөрес әйтәдер, дип фикер йөртә идем. Әмма хәзер уйлана торгач, бар ул кызыклы пьессалар, заманча әсәрләр. Бары тик эзләргә кирәк. Бер мисал, Гомәр абыйны карасаң, мәсәлән ул куйган классик әсәрләрне – Галиәскар Камал, Кәрим Тинчурин, Мирсәй Әмир һәм башкалар. Ә бит Гомәр абый куйган әсәрләр аның чордашлары – алар яңа әсәрләр язып кына торганнар. Аларны сәхнәгә куйганнар. Безгә генә ул хәзер Туфан Миңнуллин. Ә хәзер без каядыр туктап калдык. Драматурглар белән эшләргә кирәк. Сәхнәгә куярга яңа әсәрләр юк, дию белән килешмим.
– Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә.
Марат Мәхмүт улын ихлас күңелдән күркәм юбилее белән котлыйбыз.
Сезгә исәнлек-саулык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез. Туар таңнар бары тик куанычлы хәбәрләр генә алып килсен. Уйныйсы рольләрегез, тамашачы алкышлары, яулыйсы үрләрегез күп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев