Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Мәңгәр театры артистларына бүләк ясады

Кичә, 23 нче гыйнвар көнне,

Олы Мәңгәр халык театры, үзенең юбилейлары уңаеннан, үзенең үзешчән артистларына бүләк ясады.

Бер төркем үзешчән артистлар Казанга, Г.Камал театрына Илгиз Зәйниевнең "Бию пәрие" спектаклен карарга бардылар. 

- Быел театрыбызның Халык театры исемен йөртүенә 20 ел була. Гомумән алсак, театрыбызның 90 еллык тарихы бар. Үзешчән артистларның хезмәте җиңел түгел, шулай булса да, бер уйнаган артистлар сәхнәдә уйнаудан туктамый. Рәхмәт аларга. Билетларны артистларыбызга бүләк итеп алдым,  "Бию пәрие"н ял итеп карадык,  кайтканда фикер алыштык...  -ди театрның режиссеры Рафис Сәләхетдинов.

С.Мингатина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев