Әниләр һәм бәбиләр – бүгенге көндә дә актуаль
Әтнә татар дәүләт драма театрында премьера. Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасы буенча “Бишек җыры” дип сәхнәләштергән спектакле белән чираттагы сезонын ачып җибәрде.
Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасы буенча сәхнәләштергән “Бишек җыры” спектаклен карадык. Карадык та, телефонга яздырып алган “Бишек җыры”н тыңлап, бүгенге көнгә кадәр уйланып, исәрләнеп йөреш. Әниләр һәм бәбиләр – бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган спектакльдәге вакыйгалар барышын кабат-кабат күз уңыннан үткәрәм. Ир белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәт, ана белән баланы гомер буе бәйләп торган серле бер җепнең ныклыгы, гаилә учагын саклауда хатын-кызның ролен ачык чагылдырган спектакль кайтып-кайтып уйландыра.
Спектакльнең композиторы Илшат Яхин, режиссеры Башкортстан Республикасының Ш.Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев. Режиссер пьесага яңа сулыш өргән. Элегрәк караган “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклендәге унике бала анасы Гөлфинә (Сылу Бәйрәмова), җиде ел буе бала көтеп, ниһаять ана булу бәхетен татыган Валентина (Зөһрә Мөхәммәтгалиева), яшьлегендә яраткан кешесен табып, гаилә кору бәхетенә ирешә алмаган, Әни булырга омтылган Алтынчәч (Рәзилә Мөхлисуллина-Шәрифуллина), яшьлек җүләрлеге белән үз баласыннан баш тарткан Дилемма (Сиринә Хисматуллина) янында Әни булу бәхетеннән күкнең җиденче катына кадәр очып йөргән яшь әниләр – Итальян хатын кызы (Зөһрә Хөсәенова), Төрек хатын-кызы (Әминә Ситдикова), Вьетнам хатын-кызы (Зөлфия Әхәтова) да өстәлгән. Спектакль барышында Итальян, Төрек, Вьетнам хатын-кызларының сүзләрен бик аңлап бетереп булмаса да, шунысы ачык, аларның һәркайсының уй-теләкләре, шатлыклары уртак. Аларның һәркайсын бары бер хис берләштерә – Ана булу хисе.
Вакыйга бала табу йортында бара. Рәссам, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Алтын битлек” Россия милли премиясе һәм фестивале лауреаты Альберт Нестеров. Бала табу йорты үзгә төсмерләр белән чагылдырылган. Әни булырга җыенган хатын-кызга иң элек күкләрдән әмер килә, биредә ул чәчәк бәйләме белән тасвирлана. Дөньяга яңа кеше тугач, чәчәк бәйләме, ак биләүгә (биредә ак тасма) әйләнә. Ә менә “Бишек җыры” милли йолаларның кешелек кыйммәтләренә барып тоташуын чагылдыра. Аналар авызыннан төрле телләрдә яңгыраган бишек җыры залда утырган һәр хатын-кызның күңел түренә үтеп керде. Хәтта газетабызның инстаграм челтәренә куйган бишек җыры турындагы видеоязманы ярты көн эчендә бер меңнән артык кеше карап өлгерде.
Спектакльдә тамашаны үзенә җәлеп иткән тагын бер образ – Исемсез хатын (Рәзинә Заһидуллина) образы бар. Яшь вакытта тормышны уйнап-көлеп, рәхәткә төренеп үткәргән, хәтта беренче баласын төшерткән ханым да алга таба яшәвенең мәгънәсен тапмый. Аңа бала кирәк. Тик бу очракта табиблар да көчсез. Табиб Айзарә Әхәтовна да (Рәсимә Асрутдинова), үзен дорфалыкта гаепләгән Гөлфинәгә “Ул вакытта врачларны тыңламаган. Хәзер йөри. Без нишли алабыз, йә?” – дип ачыргаланып җавап бирә. Шунысын да әйтергә кирәк, спектакль ахырында режиссер Исемсез хатынга да чәчәк бәйләме төшертте. Димәк, күкләрдән аңа да Ана булу бәхете насыйп булды. Хәер, мин шулай аңладым. Җанына тыңгылык таба алмаган, сабый вакытта әни назыннан мәхрүм булып, каты бәгырьле, дорфа булып күренергә тырышкан Дилемманың да үз баласын кулына алуы күңелгә җылылык өстәде. Спектакльдә тагын ике образга тукталып узасы килә. Вазыйфа (Лилия Мөхәммәтҗанова) Дилемманың кайнанасы, Римма (Ләйсән Каюмова) аның әнисе образлары. Вазыйфа белән Римманы бер-берсенә капма-каршы образ дияр идем. Вазыйфа татар хатын-кызларына хас булган сыйфатларга ия булып, гаиләсен һәр яктан сакларга, якларга тырыша. Ә Римма өчен киресенчә, беренче урында – эш. Баласыннан баш тарткан кызы янына уртак тел табып, сөйләшергә килгәч тә, Аналык хисләрен күрсәтә алмый.
Спектакль тәмам. Тамашачы кабат артистларыбызны алкышларга күмә. Спектакль карарга Туфан аганың кызы Әлфия ханым да үзенең тормыш иптәше белән кайткан иде. Соңыннан ул:
– Минем өчен бу көтелмәгән бәйрәм булды. Һәм нәкъ менә Әтнә җирендә, үзенең театр традицияләре белән дан тоткан җирдә әтинең иң танылган һәм безнең тамашачы тарафыннан яратылган әсәрен карау чын бәйрәм. Матур, сөйкемле Әтнә артисткаларына сокланып утырдым. Әйе, безнең татар хатын-кызлары бик матур шул. Әтнә театрына әлеге спектакльне үз репертуарында озаграк тотуын телим, – дип матур теләкләрен җиткерде.
Һәр вакыттагыча бу юлы да узган театраль сезонда нәтиҗәле хезмәтләр өчен бүләкләүләр булды. Шунысын да әйтәсе килә, театр директоры Ленур Зәйнуллин алдагы планнар белән дә таныштырып үтте. Алга таба театр сәнгатен яратучы тамашачыны яңа спектакльләр көтә. (16+)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев