Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Олы Мәңгәр халык театрында - премьера!

Шимбә көнне Олы Мәңгәр халык театрының һәвәскәр артистлары

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче татар теле укытучысы Зәбир Гыймадиевның "Әҗәт" дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштереп, тамашачыларына спектакльнең премьерасын күрсәттеләр. "Әҗәт"  -  яңа татар пьесаларында тамашачылар мәхәббәтен яулаучы әсәр икәнен дә әйтик.

Шунысын да әйтергә кирәк,  Олы Мәңгәр халык театры өчен автор әсәренә азрак үзгәреш тә кертә. 

Спектакльдә - бүгенге заман тормышы чагыла. Операциягә зур суммада акча кирәк. Тик ничек табасы? Әхлак, мәхәббәт өчпочмагы, фәлсәфи фикерләр...- "Тән - сатылганнан соң да үзендә кала торган бердәнбер товар"...- уйландыра да, кызгандыра да...

    Спектакль башыннан ахырына кадәр замана тормышын, әхлакый кыйммәтләрне, аның тормышта ничек үзгәрүен, авыр хәлдә калган адәм баласының чишелеш эзләвен күрсәтә һәм аны артистлар-һәвәскәр артистлар зур осталык белән чишә алдылар, дип әйтергә кирәк.  Шуңа да артистлар уйнавы бөтереп алып кереп китә. Һәм тамашачыны спектакльдән чыгармый. 

    Олы Мәңгәр халык театры узган   “Идел-Йорт” театр коллективлары бәйгесенә катнашмагач,  азрак күңел дә төшеп киткән иде. Ияләндек бу коллективның төрле бәйгеләрдә, халыкара фестивальләрдә катнашып, җиңү яулап кайта башлаганына. Режиссеры Рафис Сәләхетдиновның уңышы монысы һәм коллективныкы. Бербөтен уйнау осталыгы. Менә шул осталык "Әҗәт"тә дә сизелә.

Гөлсинә Шакирова,  Наил Сабиров, Хәтирә Рәхимова, Фәнис Тәхавиев, Рәфыйк Сәләхетдинов, Радик Абдуллин, Рәдис Хисмәтуллин  -  артистларның уңышлы чыгышын күрү өчен карарга һәм бу спектакль белән киләсе "Идел-йорт" бәйгесенә катнашырга кирәк.

Район мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов та әнә шул фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев