Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Олысы да, кечесе дә яратты

Яңа ел каникуллары чорында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры балалар һәм өлкәннәр өчен тамаша әзерләде.

Бәйрәм дәвамында барган тамашаларны олысы да, кечесе дә яратып карады. Социаль челтәрләрдәге фикерләр дә шул хакта сөйли. Театр коллективы балалар өчен әзерләгән Туфан Миңнуллинның “Кайда хаклык, кайда дөреслек” спектаклен районыбызның яшь тамашачылары да, аларның әти-әниләре тарафыннан да җылы кабул ителде.

Шулай ук бәйрәм көннәрендә тәкъдим ителгән «Илфат белән Алсу. Маҗаралар дәвам итә» тамашасы да халык күңеленә хуш килде. Ул 28 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр дәвам итте. Тамаша Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин сценариясе буенча язылган. Режиссеры – Рамил Фазлыев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев