Сәхнәдәшләр “Урмандагы тамаша” шаһитләре
Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең “Сәхнәдәш” театр коллективы кабат Ләбиб Лерон иҗатына мөрәҗәгать итте.
“Сәхнәдәш”нең яңа спектакль куярга әзерләнүе хакында ишеткән идем. Элегрәк әлеге коллективның ирешелгән уңышлары турында күп язылды, сөйләнде. Кайчандыр спектакльдә уйнаган егет-кызларның да инде күбесе үсеп җитте. Тик вакыт бер урында тормый, әйләнә. Яңалары килде. Балалар сәнгать мәктәбе кабат яңа спектакль сәхнәләштерде. Ләбиб Леронның “Урмандагы тамаша” спектакле. Спектакльне карарга автор үзе кайтты.
…Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасының кече залы. Тынлык. Һәркем, бигрәк тә әти-әниләр кызыксыну белән спектакль башланганны көтә. “Кичке тугызларга кадәр булды инде репетицияләре”, – дип үзара серләшәләр.
Менә “Урмандагы тамаша” үзенә бетереп алды. Сәхнә кырмыска оясы кебек кайнады. Гаҗәп, театр классында белем алган бөтен бала да бар түгелме соң монда?! Һәр кайсының үз роле. Сүзсез генә сәхнәгә чыгып керүчеләр дә, тик тормыйлар, барысы да хәрәкәттә. Спектакльдән соң сүз алган Ләбиб Лерон да: “Спектакльдә 25 бала уйный дигәч, аларның һәркайсына ничек роль табып бетерделәр икән, дип гаҗәпләнгән идем. Чыннан да, шулай икән, үзе бер тамаша булды бу”, – дигән иде. Җырладылар, биеделәр, сөйләделәр, әсәрдә күтәрелгән проблемаларны тамашчы күңеленә җиткерә алды нәни артистлар. Афәрин!
Чыннан да, экологиянең көннән-көн пычрана баруы, һәркемне борчыган мәсьәләләрнең берсе бүгенге көндә. Олысы да-кечесе дә әлеге проблемага битараф булмаса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев