Әтнә таңы

Татар драматургиясендә – яңа йолдыз

Безне «Ак калфак»ның шигырь бәйгесе таныштыр­ды. Шуннан бирле Гөлүсәнең иҗаты белән даими кызыксынып бардым: аның шигырьләрен беркемнеке белән дә бутап булмый, алар кыюлыгы, тирән фәлсәфәсе белән аерылып торалар.

Берәр фәлсәфә үлчәве булса, мөгаен, аның ике юл шигыре бер күләмле әсәр авырлыгы килер иде. Инстаграм битендә «Җомга базары» исемле беренче пьесасы сәхнәләштерелүе хакында укыгач та, «Эх, күрә  алмыйм инде», дигән үкенечле уй узды баштан. Мин Кукмара районында гомер итәм, ә спектакль Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында куела. Шунда ук «Ә нигә бармаска?» дигән уй да килде: ник без үзебезгә һаман ниндидер кысалар уйлап табабыз? Аллаһ мөмкинлек биргән икән, утыр да чыгып кит барасы килгән җиреңә!
Әтнә театрына, гомүмән, бу районга гомеремдә беренче кат аяк басуым булгач, театрның нинди күркәм булуын да әйтми кала алмыйм. Бинаның мәһабәтлеге таң калдыра. Ишек катыннан ук шулай җылы каршылыйлар, әйтерсең  бик газиз туганнары кайткан. Залдагы, гардеробтагы һәм башка ярдәмче бүлмәләрдәге пөхтәлек, ачык мөгамәлә, зәвык – бу театрның чыннан да сәнгать вә тәрбия  учагы булуы турында сөйли. Тамаша залында да бернинди ыгы-зыгы юк: һәркем әкрен генә үз урынын алып, яшел бәрхет пәрдәгә төбәлә бара, һавада көтү рухы эленеп тора. Залда яшьләр күп булуын күреп тә куандым: алар,  ким дигәндә, ана телебезне белә һәм милли сәнгатебезгә битараф түгел дигән сүз! Бу бит театрның үзе тәрбияләгән тамашачысы.
Билгеләнгән вакытта пәр­дәләр ачылып китте. Узган гасыр башындагыча киенгән сабыйларның биюләре шундук күңелдәге иң самими хисләрне эзләп тапты. Моңа  «Җомга базары» күренешләре кушылып китте. Нәкъ Гөлүсәнең шигырьләрендәгечә: һәр ишарәдә, һәр сүздә тирән фәлсәфә – кабул итеп өлгереп кенә бар! Бер карашка, җырлы-биюле, уен-көлкеле генә барган  тамашада автор яшәешнең нигезен, мәгънәсен,  милләтебезнең иң мөхтәрәм ядкарьләрен искәртә. Тәрбиянең асылы вак кына тоел­ган әйберләрдә бит! Тәрбия  – тамчыдан күл җыя торган бөек тылсым. Без моны онытып җибәрмибезме? Тормышның – дингә, диннең тормышка комачау итми икәнен хәтерлибезме без? Нинди генә халәттә  дә – малың беләнме, сүзең беләнме яисә  ягымлы карашың беләнме башкаларга игелек итеп булуын истә тотабызмы?
Спектакль идеясенең саллылыгы – аның реаль тарихи вакыйгаларга нигезләнгән, персонаж образларының рухи  көче – аларның шушы төбәк тарихына кергән прототиплары булуын­да. Үзәк персонаж, әлбәттә, Гатаулла бай. Аның образы аша автор милләтебезнең узган гасыр башында  «раскулачивание» чорында харап ителгән  зыялы, тырыш,  ярлыларга да, дингә дә, гыйлем-мәгърифәткә зур терәк булган бихисап күп олпат шәхесләренең ачы язмышын ача, аларга карата булган гаделсезлекне аныклап күрсәтә. Тикмәгә генә Гатаулла бай Даутов якташларының күңелендә  хәзерге көнгәчә игелек иясе булып яшәми шул.  Икенче шундый тарихи  персонаж – күмәчче Хәким абзый. Ул – Әтнә, Арча, Ашыт, Алат базарларын тоткан данлыклы күмәчче, мохтаҗларны ризыкландырып торучы мәрхәмәт иясе була. Күмәчче Хәким аганың икмәген, Сәгъди абыйсы белән  Әтнә базарына баргач, Габдулла Тукаебыз да авыз иткән. Без аның «Исемдә калганнар» китабыннан бу хатирәләрнең ни дәрәҗәдә җылы һәм кадерле икәнен аңлыйбыз. Шушы урында мин: «Спектакль мондагы яшьләргә ничә тарих дәресен алыштырды икән?» – дип уйлап куйдым. Халкыбызның узган гасыр башындагы чын йөзен күрсәтү, тарихи күзлектән караганда, бик зур һәм мөһим гамәл, чөнки соңгы вакытта күләмле әсәрләрдә халкыбызның йөзен  берьяклы караңгы итеп күрсәтү очракларыннан бәгырь кыйнала иде. Ул яктан, китапларда дөреслек кими барган, гомумән, китап уку үзе кими барган заманда,  чын тарихның кызыксыну уятырлык итеп сәхнәләштерелүе – зур казаныш. Әтнә җирлеге өчен генә түгел! Әсәрдә золымын халык онытмаган персонаж да бар, билгеле.  Бу – кызыл большевиклар комиссары Зәбир. Ул милләтебезнең бу коточкыч вакыйгаларга үз өлешен керткән вәкилләре образын гәүдәләндерә, «өстән» төшкән әмерләрне арттырып та үти кебек: үз авылының башына җитүчеләрнең күзе, колагы, кылычы. Пьесада, гомумән,  капма-каршы кую алымнары бик көчле, бик эчтәлекле. Монда минем... безнең  бабайлар язмышы. Биегрәк җиргә менеп кычкырасы килгән әйберләр сәхнәдән әйтелде.
Сәхнәдәге тарихи кү­ренешләрне әкренләп хәзерге чынбарлык алмаштыра. Вакыйгалар шушы ук «Атнакич» авылында дәвам итә. Җирлек башлыгы Касыйм абзый сүзләреннән авылга бер түрә килергә тиешлеге мәгълүм була: авылны үстерү программасына кертү-кертмәү хәл ителәчәк.  Бу урыннан башлап инде хәзерге заманның бик четерекле сорау­лары күтәрелә: авылларның язмышын һәрвакытта да лаек­лы кешеләр хәл итәме, алар авылның ни белән сулап яшәгәнен аңлыймы, аның дәүләтебез, милләтебез тормышындагы ролен дөрес бәялиме? Авылны ничек үстерергә? Шәһәрләштерү юлы белән бару дөресме? Узган гасыр «комиссарлары» битлек киеп һаман арабызда йөрмиме? Әллә без, акча өчен бер-беребезнең муе­нын чәйнәп, үзебезгә үзебез дош­манлык итәбезме?  Авыл  ул – ике-өч урам беркатлы йортлар гынамы? Әллә күпкә зуррак төшенчәме?.. Шәһәрдә кайсыбыз гына күршесен белә, кайсыбыз гына ярдәмләшеп яши? Халкыбызга, динебезгә хас булган гореф-гадәтләрне һәм күршене олылыклау, ялгыз карт-карчыкларны ташламау, ризыкландырып тору, ятимнәрнең, толларның хакын хаклап яшәү, булганы белән бүлешү, милләт җанлы булу кебек күркәм гадәтләрне, ә иң мөһиме – телебезне – беренче чиратта авыл яшәтә, сак­лап килә.  Авторга, югарыдагы  сорауларга җавап эзләгәндә, Искәндәр персонажы ярдәмгә килә. Хәтта исем дә очрак­лы сайланмаган: Искәндәр – «яклаучы, саклаучы». Аның теле белән бик мөһим  сүзләр әйтелә – аларда берни катышмаган чиста хакыйкать: «Мин – Гатаулла бабайның асрамага алган кызының оныгы, дөм ятим калгач, мине бабамның изгелекләрен онытмаган авылдашларым ташламады, алар мине исән калдырды. Авылларда беркайчан да ятимнәр йортлары булмаган, хәзер дөнья үзе бер ятимнәр йортына әйләнә бара. Авылны саклап калырга, «Җомга базары»н кайтарырга тырышачакмын. Миңа авылдашларым игелек итте, мин аларга итәм.  «Шушы төштә мин «Җомга базары»ның асылына төшендем булса кирәк. Ул акча биреп товар алу мәгънәсендә  түгел, ә изгелек итеп, игелек күрү, ягъни изгелекне изгелеккә алыштырып яшәү мәгънәсендә икән,  бу «алыш-бирешнең» өзелмәве бик әһәмиятле! Чыннан да «Җомга базарлары»н кайтарырга кирәк икән бит – һәр йортка, һар авылга, шәһәргә, илгә, Җиргә! Халкымның Искәндәрләре бардыр әле! Бар! «Раскулачивание» елларыннан соң бик озакка җуелган Гатаулла бабай сәгатенең яңадан табылып, яшьләр кулына эләгүе, борынгыдан килгән чын хә­зинәләребезнең яшәячәгенә ишарә. Сәгатьтә: «Гомер ага, уза вакыт – игелек кылырга ашык!» – дигән изге васыять язылган – иң кыйммәтле мирас!
Шушы урында тукталып,  спектакльнең режиссурасы, техник яктан башкарылуы турында берничә сүз әйтеп китәргә телим. Сәхнәләштерүче баш режиссер – Рамил Фазлыев. Аның сәләте спектакльнең һәр мизгелендә укыла. Бер генә мисал китерәм: тарихи беренче бүлек тәмамланганда, сөргенлеккә китүчеләрне озатканнар артыннан башта нур югала, аннан милли бизәкләр белән эшләнгән гаять зур капка ябыла. Шәхсән мин бу алымда шушы аянычлы вакыйгалар сәбәпле халкыбызның  үз тамырларыннан, милли  гыйлем-мәгърифәтеннән  һәм динебез нурыннан киселүенә ишарә күрәм. Режиссер бер алым белән үзәк өзгеч хакыйкатьне ачып салуга ирешә. Ә мондый чишелешләр бик күп! Рәссам Сергей Скоморохов та үз таланты белән спектакльне  бизәгән: декорацияләр – ут! Базар күренешләре генә ни тора! Ә хореограф Резеда Муллагалиева бию ярдәмендә сөйләшеп булуны тагын бер кат исбатлый. Бию күренешләре гомуми картинадан «калкып» тормыйлар, бик оста үрелеп баралар.  Музыкаль мизгелләр турында да аерым әйтмичә һич мөмкин түгел: һәр җыр радио чартларын «ертырлык» дәрәҗәдә көчле! Алар белән композитор Марат Әхмәтшин кирәк җиргә дәрт, кирәк җиргә моң өсти алган. Тамашачы  бик  тә профессиональ оранжировкалар һәм заманча чишелешләр белән ләззәтләнә ала – күңелне иркәләп, күздән яшь тә йөгертәләр.
Труппаның сәләтен, уенын мин басып алкышладым! «Уен» дию дөреслеккә туры килми – алар сәхнәдә яшәделәр! Балкыдылар-яндылар! Спектакльдә театрның бөтен труппасы кат­нашты, димәк, бу мактау сүз­ләрем һәрбарчасына да багышлана. Искәндәр образын җанландыручы Риваль Хисматуллинга бик зур җаваплылык йөкләнгән: ул персонажын фәлсәфи яктан ачып бирергә тиеш һәм ул аны төгәл  үтәде, та­машачыны уйланырга мәҗ­­бүр итте. (Искәндәрнең миссиясендә тәвәккәллек артык булмас сыман. Безне бар изге ниятләреңне тормышка ашырырга көчең җитәсенә ныграк ышандыр, Искәндәр! Теге «нурлы капка»ны да ача алырсың дигән өмет йөрәкне җылытып тора...)  Гомумән, театр, аның актерлары – минем өчен зур ачыш булдылар.   Саллы фәлсәфә тукымасын, нечкә юмор җепләре белән чигеп,  камил картина ясый алган Гөлүсә Батталова. Сөеп кенә, күпме дәрес бирде ул. Әсәр зур сәхнәләргә лаек.

Реклама

Ландыш Равилова,
Кукмара районы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: