Әтнә таңы

“Татар кичергәнне күрергә язмасын”

Төньяк Кавказга сәяхәттән соң башта кайнаган уйлар

Марат Хәбибуллин, Татарстанның атказанган       артисты.

Реклама

Нәрсәдән башлыйм икән?.. “Чечня” диясе килми, ул якларда булып кайткач.
“Нохчий-Чё”, дип атый үз ватанын андагы халык, үзләрен – нохчий, диләр, борынгыча – вайнахлар (соңгы исемне данлыклы җыр һәм бию ансамбле дә йөртә). Ә “чечен” дигәне – XIX гасырда урыслар таккан кушамат икән. Чечен-Аул янында (уздык без ул авыл аша) мең сигез йөз фәләненче елларда, өзлексез барган Кавказ сугышы барышында, җирле егетләр урыс гаскәренең тетмәсен теткәннәр. Менә шуннан урыслар нохчийларны “чечен”, ягъни “бик усал һәм явыз”, дип атый башлаганнар, гәрчә Чечен – шул авылга нигез салган борынгы вайнахның атамасы гына булса да. Хәтерлисезме, Лермонтовта: “Злой чечен ползет на берег, точит свой кинжал”? Шуннан уйлагыз инде: күңеллеме яулап алучы таккан кушаматны күтәреп йөрүе? Безнең борынгы бабаларыбызны да урыс “чаплашкалар” дип йөрткән. Хәзер без татар түгел – “чаплаш”, туган җиребез “Чаплашия” булса?! Аллам сакласын! Шуңа да ике тәүлек Нохчий-Чё илендә булып, бер генә тапкыр да, авызымны ачып, “чечен”, “Чечня” сүзләрен ычкындырмадым. Аңладылар тагын үзе.
Нәрсәдән башларга, дигән идем бит. Азактан башлыйм. Кайтасы көннең иртәсендә, болай да чиста урамнарны себереп йөфргән хатын-кызларга комачауламаска тырышып, Мәхмүт Эсанбаев бульварында кабат Грозныйның матурлыгына хозурланып йөргәндә башыма килеп бәргән уйдан – куркыныч фикердән башлыйм. Чөнки аның белән язманы төгәллисе килми – “соңгысы истә кала”, дигән бит Штирлиц – матур төгәлләнсен иде күзәтүләрем, дәвамлы булсын иде... Ә фикергә килгәндә, никадәр коточкыч булса, шулкадәр гади дә ул. Үзебезнең шәһәр-бистәләрдә йөргәндә, күбебез яңа төзелешләргә, мәһабәт биналарга, киң юлларга сокланабыз, ара-тирә эчне корт та кимереп куя: “күпме акча “сулга” китте икән боларны төзегәндә?!”, тик ахырдан барыбер аек акыл белән нәтиҗә ясап куябыз: “Төзесеннәр генә – үзләре белән кабергә дә, чит илләргә дә алып китә алмыйлар – бар да монда басып кала”. Ике дистә ел элек кенә хәрәбәләрдә яткан Грозный урамнарында бүген күккә үрелгән биек биналарга, мәчет манараларына сокланып йөргәндә, боларны кабат җимереп ташлау өчен күп кирәкми бит – берничә кешенең явыз ихтыяры җитә, дип уйлап куйдым. Безгә, Татарстанда, сугышлар кайдадыр чит илләрдә, бүтән чорларда узган кебек тоелса, Кавказда, вайнахлар җирендә ул ничә гасыр инде көн дә бусагаңда басып тора сыман...
Бәхеткә, Грозныйга килгән һәр кеше дә, минем сыман, тарихта казынмый, күз алдындагы гүзәллектән яшерен мәгънәләр эзләми. Җирле халык та үзен бик тыныч, кунакчыл тота. Урыска караш ничектер – валлахи, бер урысны очратмадым, әмма без, татарларны үз иттеләр. Кунакханәдәге Мансур исемле администратор егет, ике көн безне күзәткәннән соң, көнләшүен яшермичә, әйтеп куйды: “Сез, татарлар, ичмаса, авыз тутырып, кычкырып үз телегездә сөйләшәсез, бер урыс сүзе кыс­тырмыйсыз телегезгә. Ә бездә, игътибар иткәнсездер, бөтен кеше үзебезчә сөйләшсә дә, ярты сүзебез – урысныкы”.
Безнең чыгыш Лермонтов исемендәге рус драма театрына билгеләнгән иде. Исеме “рус” булса да, театрда барлык сәхнә эшчеләре дә, артистлар да – җирле халык. Былтыр Дагестаннан кайткач, “сәхнә эшчеләре дөньяның кайсы почмагында булса да, уртак тел табалар”, дип язган идем, Грозныйда да шулай булды: җирле “сакалбайлар” безнең Әтнә егетләре белән бик тиз дуслаштылар. “Берәрне кыстырып килмәдегез мени күчтәнәчкә?” – дип тә котырта башладылар хәтта. “Берәрне кыстыру”, димәктән, ул нәрсә сатылмый Грозный кибетләрендә – бары тик алкогольсез сыра гына! Хәер, бөтен шәһәренә бер кибеттә ике сәгать кенә – иртәнге 8дән 10га кадәр (!) хәмер сатыла икән. Тик, әлеге дә баягы, анысы да шул читтән килгән урыс-фәлән өчен – җирле кеше, саташып кына, берәр “чити” кыстырып чыкса, шундук полиция кулына килеп каба, ди. Инде, Аллам сакласын, берәрсе салмыш килеш руль артында эләксә, машинадан колак какты, дип уйла – штрафстоянкадан машинаны чыгару, яңаны сатып алуга караганда кыйбаткарак төшә, диделәр. Машиналар турында сүз чыккач, шуны да әйтергә кирәк: көньяк халкы, гомумән, акрын йөрергә яратмый, тик күрше Дагестан башкаласы Махачкала белән чагыштырганда, Грозный шоферлары – тәртип үрнәге! Адым саен ГИБДД экипажлары тору тәэсиредерме? Дөрес, тукаткан очракта беренче чиратта битлек булмауга бәйләнәләр, диләр. Мәзәккә кадәр җитә кайчак: кичке караңгыда Шали шәһәренә килеп кергәндә, киң юл чатының уртасында ГИБДД джибы мигалкасын кабызып басып тора. Якынрак килгәч, күземә күренәме, дип торам – ике гаишник бампер алдына агач эскәмия куйганнар да, шунда аякларын сузып утыралар!
Менә кем кызу чаба Грозный урамнарында һәм тау серпантиннарында – ул Рамзан Кадый­ров кортежы! Безнең бер төркем артистларыбызны кураторыбыз Хәсән таулардагы шарлавык карарга алып китте. “Рамзан Кадыйровның үзен күрдек! – ди кайткач Дамир Сидеев. – Сәгатенә йөз илле километр тизлек белән тау юлыннан башта өч кап-кара тонировкалы кара джип очып узды, җиде-сигез секундтан – тагын өч джип, алардан соң тагын өчәү. Шуларның берсендә Рамзан утыра иде!” Йөз илле километр тизлектә очып узган машинада, кара тонировка артында утырган кешене күреп таныр өчен Дамир булырга кирәк, әлбәттә. Хәер, Әтнә артистларының сәләтләре бик күпкырлы – “булмас”, дияргә ашыкмыйк. Ә тонировка турында сүз чыккач, шунысын да өстәргә кирәк – Рамзан Әхмәтевичтан кала бүтәннәргә машина пыяласына тонировка ябыштыру катгый тыела – кем яшеренмәс караңгы салонда! Әмма тыюларны әйләнеп узуны безнең халыкка бир инде син! Светофорга туктадык. Алдагы “туксантугызынчы”ның арткы пыяласына кара фонда ак буяу белән Ахмат Кадыйров портреты ясалган, астына бер цитатасы язылган. Менә шундый “тонировка”ны кырдырырга бер гаишникның да йөрәге җитми, ди. Портрет, димәктән, алар монда адым саен гына түгел – шәһәрнең теләсә-кайсы урынына басып, тулысынча әйләнеп чыксаң, кимендә унны күрәсең: шуларның җидесе – Әхмәт Кадыйровныкы, өчесе – Рамзанныкы. Ара-тирә әнисенеке дә очрый. Аның каравы, урам исемнәрендә – урыслар. Дөньяда бердәнбер Путин проспекты – Грозныйда. Безнең кунакханә урнашкан урам Геннадий Трошев исемен йөртә: “Безнең халыкны кырган генерал инде бу”, – диде юлдашыбыз...   Нәрсә инде бу – матурлыкларны гына тасвирлый башлавым була, шундук сугыш темасы калкып чыга! Җитәр, төгәллим. Грозныйда танышкан яңа дустым Абдулла сөйләгәнне генә язам да... “Минем бабамның бабасы – шәех, үләр алдыннан улларын җыеп, аларга өч теләген әйтеп калдырган: “Беренчедән, сезнең һәрвакыт та намазлык җәярлек кенә булса да, үз җирегез булсын. Икенчедән, беркайчан да ач балаларыгызның күзләрен күрергә язмасын. Өченчедән, һичкайчан татарлар кичергәнне күрергә язмасын сезгә”. Һәр милләт үзенекен якынрак күрә, без дә үзебездәге сугышлар турында сөйлибез, ә бит Явыз Иван татарны кырган кадәр, көчләп чукындырган кадәрне безнең Кавказ халык­лары ул дәрәҗәдә күрмәде”. Ике канлы сугышны кичергән Абдулла сүзләре бу. Татар халкының тарихы ни дәрәҗәдә фаҗигале икәнен Кавказда аңлыйлар. Үзебез генә онытып барабыз шикелле...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: