Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Театрыбызга - Дагыстан бүләге!

Әтнә дәүләт драма театры артистларыныңкичә Махачкала театрында чыгыш ясавын хәбәр иткән идек.

Әтнә артистларының чыгышын яратып кабул иткәннәр. Белгәнегезчә,  Әтнә театры 22-29 апрельдә Дагыстан Республикасы башкаласында тәүге тапкыр узучы "Каспий буе дәүләтләренең милли театрлары халыкара фестивале"нә кунак буларак чакырылган иде.
Әтнәлеләр Махачкалага Аяз Гыйләҗевның "Югалган көн" (12+) драматик повестен алып барды. Режиссеры - Рамил Фазлыев.

 Әлеге фестиваль истәлеге итеп,  театрыбыз коллективына статуэтка бүләк иткәннәр. Анда  "Каспий буе дәүләтләренең милли театрлары халыкара фестивалендә катнашкан өчен. Махачкала-2019" дип рус телендә язылган.

Фотоны Марат Хәбибуллин җибәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев