Әтнә таңы

Әтнә дәүләт театры – Туфан Миңнуллин белән Габделәхәт Хәкимовның уртак проекты

103 яшьлек Әтнә театры дәүләт статусының 10 еллыгын бәйрәм итте.

Әтнә татар дәүләт драма театрының рәсми сайтындагы видеоархивта Әтнә театрына — 75 ел, Әтнә театрына — 100 ел кебек юбилей кичәләре видеоязмалары саклана. Тиздән анда тагын берсе — Әтнә театрына 10 ел дигәне барлыкка килергә мөмкин. Дөресрәге, дәүләт театры статусына 10 ел дигәне.

Татарстанның ике театры гына ике катлы туган көне белән мактана ала. Буа театры белән Әтнә театры әлеге җирлектә театр куелган вакытны бер бәйрәм итсә, дәүләт театры статусын алуын тагын бер бәйрәм итә. Уйлап карасаң, һәр бәйрәм театр турында сөйләргә бер инфосәбәп инде ул.

Шулай итеп, Әтнә театры моннан ике ел чамасы элек театр 100 еллыгын бәйрәм итсә, шушы көннәрдә үзенең 10 еллыгын үткәрде. 

Тарихи мәгълүмат. 1918 елда Олы Әтнәдә бер төркем укытучылар татарча театр куярга ниятли һәм Казан артисты Фәхриевның «Бәхет кошы» әсәрен сәхнәләштерә. Менә шул вакыттан башлап исәпләсәк, Әтнә театрына 103 ел!

2011 елның 23 мартында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган Указ нигезендә Әтнә халык театрына дәүләт статусы бирелде. Шул көннән башлап исәпләсәк, Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрына 10 ел.

ххх

Әтнә татар дәүләт драма театры 10 еллык юбилеен республика күләмендә зурдан кубып уздырмады. Залдагы кунаклар — театрлар җитәкчеләре һәм район җитәкчеләре иде. Район башлыгы һәм башка җитәкчеләр. Камал театрының баш режиссер, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, шулай ук Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Кармиев театры директоры Луиза Янсуар, Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев килгән. Әлбәттә, бер зал халык — Әтнәнең театраль тамашачысы.

Әтнә театрын башка бөтен театрлардан аерып торган сыйфаты — ул Россиядә бердәнбер авыл театры. Авылда дәүләт театры ачылу тарихын артистлар театраль компизиция форматында күрсәтсәләр, шушы вакыйгаларның эчендә кайнаган район башлыгы да сөйләде. 

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов: «Кадерле кунаклар, театр коллективы. Бүген бездә мөһим вакыйга — Әтнә театрына дәүләт статусы бирелүгә 10 ел. Рәхмәт Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка — ул безнең үтенечебезне кангәгатьләндерде һәм Әтнә театрына дәүләт статусы бирелде. Бу вакыйганың чишмә башы кайдан башлана дип кызыксынсагыз, барысы да 2005 елда бу бинаны мәдәният йорты буларак тапшырудан башланды. Туфан абый Миңнуллин безгә кунакка килгәч әйтә: «Әхәт, мин бу бинадан театр ясар идем», - ди. 2005 елдан 2011 елга кадәр сөйләшүләр барды. Мин театр мәсьәләсен күтәреп Минтимер Шәриповичка мөрәҗәгать иттем. Ул булмас дип әйтмәде. Рөстәм Миңнеханов килгәч, үтенечебезне канәгатьләндерде.

Дәүләт статусы белән Тукай исеме икесе ике вакытта бирелде. Дәүләт статусы бирергә Әтнәгә Президент Рөстәм Нургалиевич килде. Тантанадан соң фойеда чәй әзерли идек. Чәй өстәле янында Туфан абый әйтә: «Рөстәм Нургалиевич, театрга Габдулла Тукай исемен бирергә кирәк», - ди. Минем котым алынды инде Туфан абый тагын нәрсә сорый икән дип. Шунда Рөстәм Нургалиевич минем колакка әйтә: «Бу Туфан абый Әхәт исемен бирергә кирәк дисә, миңа нишләргә инде?» - ди.

Әлбәттә, дәүләт статусы бирелү буш җирдә генә булмады. Әтнә халык театрының 100 еллык тарихы бар иде. Аны ярты гасыр чамасы безнең Гомәр абый җитәкләде, авыр туфрагы җиңел булсын.

Мине дөрес аңлагыз — 200 ел тарихы булса да, районыбызның игенчеләренең, терлекчеләренең хезмәт нәтиҗәләре һәм республикада районыбызның авторитеты булмаса, бу статус була алмас иде.

Бу 10 ел театр коллективы өчен зур сынау булды. Без — Әтнә тамашачысы — театрыбызның һәр спектаклен басып алкышладык. Анысын да әйтергә кирәк — бигүк алкышларга күмәсе килмәгәннәре дә була иде. Безнең театрыбызга автобусларга заказ биреп, күрше районнардан коллективлары белән киләләр. Коронавируслы чор булуга карамастан, Әтнә театрын карарга килә бит алар! Бу безнең театрга республика тамашачысының зур бәһасе! Бу безнең зур горурлыгыбыз!» 

Район башлыгы чыгышына кайбер аңлатмалар:

«Автобуслар белән киләләр» дигәндә, сүз бигрәк тә театрның «Җомга базары» спектакле турында бара — театр хезмәткәрләре аңлатты. Әлеге спектакльнең пьесасын шушы районда яшәп итүче шагыйрә Гөлүсә Батталова язган. Аны карарга автобусларга заказ биреп күрше районнардан киләләр, ди. Тамашачыга үз җирлегендә туган, үз авторлары язган әсәрләр кызык. 

«Анысын да әйтергә кирәк — бигүк алкышларга күмәсе килмәгәннәре дә була иде», дигәндә сүз «Фронтовичка» спектакле турында баргандыр дип уйлыйм.

Чөнки бу театр башкачарак репертуар белән башлаган. «Башкачаракның» ничек булуын Әтнә театрының иң статуслы актеры — Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин матбугат конференцияләренең берсендә сөйләп күрсәткән иде.

Марат Хәбибуллин: «Министрлык безнең репертуарга бәйләнми. Ләкин безне тәнкыйтьчеләр бик күреп бетерә алмый. Менә Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал”ын куйдык. Без инде аны Гомәр абый Мәрданов куйган уңышлы спектакльләрне торгызу кысаларында сәхнәгә чыгардык. Нияз Игъламов премьерага кайтты да, авыз тутырып әйтте: «Бу — совок», - диде. «Сез моның белән Казанга аяк та баса күрмәгез. Кешегә күрсәтмәгез моны», - диде. Безне тәнкыйтьчеләр шулай кабул итте. Әгәр дә анда райком секретаре Гыйльманов колхоз председателе Миңлекамал белән райком өстәлендә фәхешлек кылса, карак кылый Хәлим Сталин режимы корбаны итеп күрсәтелсә, әлбәттә, безне тәнкыйтьчеләребез, бәлки, «Алтын битлек» театр премиясенә дә тәкъдим итерләр иде. Әмма без алай иттермәдек».

Болары «Без, Әтнә тамашачысы, театрыбызның һәр спектаклен басып алкышладык», - дигән спектакльләр. Ә «бигүк алкышланмаганын» — Анна Батуринаның «Фронтовичка”сын башкорт режиссёры Илсур Казакбаев сәхнәләштергән. Аны Казаннан бер төркем журналистлар килеп карады — төрлечә язучылар булды, шәхсән миңа ошады. Спектакль тәнкыйтьчеләре дә югары бәяләде. Ул Екатеринбург шәһәренә — «Коляда-plays» халыкара заман драматургиясе фестивалендә югары бәяләнде. «Алтын битлек» театр премиясенең «Иң яхшы спектакльләр» исемлегенә кертелде, фестивальдән тыш «Маска+» программасында катнашты, Грозныйда «Федерация» фестивалендә күрсәтелде. Кыскасы, бу спектакль театрны Россия киңлекләренә чыгарды. Спектакль күзалланган алкышларын дөнья буйлап җыеп кайтты.

Реклама

ххх

Театрның соңгы 10 елы татар киносы тарихында да урын алган. Театр дүрт фильмны атый — «Яу», «Сөмбел», «Мулла» «Ак чәчәкләр» фильмнары. Болар Әтнә театры артистлары җитди рольләрдә уйнаган фильмнар. «Мулла”ны болар арасыннан аерып алып, бөтенләй дә Әтнә театры проекты дия алабыз. Аның режиссерларының берсе, продюсерларның берсе, төп рольдәге артистлары Әтнә театрыныкы. Фильм үзе дә Әтнә районы авылларында төшерелде. Авылга мулла булып кайткан Әсфәндияр ролендә — Әтнә театрының баш режиссёры Рамил Фазлыев. Икенче режиссёр да ул. Ә инде ул өйләнәчәк (кинода) Налимә ролендә театрның иң чибәр актрисаларывның берсе Гүзәл Гафарова.

Гүзәл юбилей кичәсендә булса да, сәхнәдән югалып торачак — кияүгә чыгып Казанда яши башлаган Гүзәлебез бәби көтә.

Зифа Кадыйрова романына нигезләнеп төшерелгән «Сөмбел» Үзбәкстан-Татарстан фильмында Сөмбел тирәсендәге ике егетне Әлмәт һәм Әтнә театры артистлары уйнады. Әлмәт театры актеры Динар Хөснетдинов — уңай герой, Әтнә театры актеры Айдар Вәлиев - Сөмбелне ташлаган кире герой.

ххх

Әлеге театраль композиция театрның яңа артистларын презентацияләү дә булды — театрга Әтнәдә туып үскән артистлар Алия һәм Ильяс Фәйзрахмановлар килгән. Аларны театраль тамашачы Кариев театры артистлары буларак хәтерләргә мөмкин.

ххх

Театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев: «Шушы 10 ел кечкенә генә бер гасыр кебек. 10 ел эчендә кайгылы вакыйгалар да, шатлыклысы да, югалтулар да булды. Иң зур югалтуыбыз Гомәр абый Мәрданов булды. Гомәр абый булмаса, бу театр да, кичә дә булмас иде.

Шулай да без бүген бәхетле. Артист өчен шундый сәхнәң булу - зур бәхет. Тагын да зуррак бәхет — тамашачың булу. Без күп җирдә булдык, ләкин ант итеп әйтәм — Әтнә тамашачысы кебек тамашачы бер җирдә дә юк». 

Театр директоры Ленур Зәйнуллин: «Безнең соңгы 10 елда уңышларыбыз шактый булды. Ул артистларыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алга таба уңышларыбыз тагын да зуррак булсын иде. Безнең Әтнә театры Казан артының гына түгел, барлык татар дөньясының горурлыгы булсын иде. Чөнки безнең аңа бөтен мөмкинчелекләребез дә бар. Әлбәттә, бу безнең артистларыбыз».

Кичәнең финалында театр артистларына Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары һәм дәрәҗәле исем алырга бер баскыч булып торган һәртөрле «бүләкләр» таратты. Әтнә театры дәүләт статусында 10 гына ел эшләү сәбәпле, биредә дәрәҗәле исем йөрткән артистлар юк диярлек. Театрның бердәнбер атказанган артисты - Марат Хәбибуллин. Яшьләргә дәрәҗәле исем өчен стаж җитми, халык театрыннан ук эшләгән артистлар әле профильле белем ала.

Мин бу театр җитәкчелегенең үз артистларына Рәхмәт хатлары өләшкәнен сезон ачылышы һәм ябылышында да күзәткәнем бар. Әмма театр директорының үзенә мондый «затлы кәгазьләр» алганын күргәнем булмады. Югыйсә, күп кенә мәдәният учреждениеләре һәм Президент ярдәме белән фестивальләр оештыручылар бүләк алырга күкрәк киереп үзләре чыга.

ххх

Бу кичәне караганда, театраль композициянең сценарий авторы Альберт Шакиров язмаган эпизодлар күз алдымнан үтте. Кайсыдыр бер елны Казанда Әтнә театры өчен артистлар әзерләнгән иде. Әмма аларның бер өлеше Әтнәдә эшләргә теләмичә кире кайтып киткән иде. Ә бүгенге көндә труппада артистлар проблемасы юк.

Театр актрисаларының берсе Ләйсән Каюмова — танылган драматург һәм режиссёр Гафур Каюмов кызының интервью биргәндә әйткән сүзләре колакта яңгырап үтте: «Уйланам: йөз елдан соң дә Әтнә театры шушы юлын дәвам итәрме икән? Безне белерләрме? Вакытлар узгач, „Театрда шушы артистлар эшләгән бит“, — дип фотоларга карап сөйләрләрме? Коллегаларга да шушы сорауларны биргәнем бар. Мин идея өчен эшлим. Мин актриса дигән амбицияләр белән эшләмим. Авыл театрын күтәрү өчен эшлим. Болай гына артист булып эшләп йөрү — бушлык ул. Үз юлыңнан ниндидер идея белән узарга кирәк. Минемчә, коллегаларым да шул идея белән яши һәм бу миңа бик ошый. Бездә бик күп яшь артистлар бар. Алар минем фикердәшләрем. Без әле дәүләт статусындагы Әтнә театры тарихының башында гына. Без бу театрның тарихына кереп кала алырбызмы? Бу шаярып бирелгән сораулар булса да, аларда хаклык та бар. Иҗат бушлыкка китергә тиеш түгел».

Театр директоры Ленур Зәйнуллин интервьюсы ишетелгәндәй булды: «Минем җавабым шул — артистлар арасында дуслык булсын иде. Коллективта кемнеңдер ачуы килеп йөрсә, куелган максатларга ирешә алмабыз. Рольләр бүленгәндә дә сизәм: төп геройга башкачарак карыйлар. Артистлар кимсенмәсеннәр дип, без режиссер белән баш рольләргә төрле артистларны куярга тырышабыз. Театр авыл җирендә урнашканлыктан, труппага артистларны бик авырлык белән тупладык. Авыл җиренә килергә берәү дә ашкынып тормый. Республика җитәкчелегенә театр хезмәткәрләренә салынган йорт өчен рәхмәт әйтәсем килә. Театр белән янәшә йорт булдыру — бик дөрес зур адым булды».

Театр күптән түгел генә Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт”ен чыгарды. Спектакльне Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде. Спектакльне ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, районның 30 еллыгына, Гомәр абый Мәрдановның 90 еллыгына, район башлыгының юбилеена бүләк буларак куям дип шаярткан булган Фәрит Рәфкатович. Театр бу спектакльгә билетларның яхшы сатылуын әйтә. Казанга да алып киләчәкләр.

Әтнә театрында бүгенге көндә Альбина Гомәрованың «Ана күңеле далада» спектакленә репетицияләр бара. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/culture/04-04-2021/tn-d-l-t-teatry-tufan-mi-nullin-bel-n-gabdel-h-t-h-kimovny-urtak-proekty-5816444

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: