Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театры «Алтын битлек» премиясенең лонг битенә кергән

Татарстанның унбер спектакле «Алтын битлек» премиясенең лонг битенә кергән.

Номинантлар белән бергә эксперт советы 2020-2021 елгы театр сезонының иң күренекле спектакльләрен дә билгели.

Татарстанның алты дәүләт театры «Алтын битлек» премиясенең лонг битенә кергән

2020 — 2021 елгы театр сезонында «Алтын битлек» театр премиясе номинантлары исемлеге билгеле булды. Номинантлар белән бергә эксперт советы 2020-2021 елгы театр сезонының иң күренекле спектакльләрен дә билгели.

Әлеге лонг биттә Әтнә татар дәүләт театрында Айдар Җаббаров куйган «Алмачуар», Буа дәүләт театрында Тимур кулов куйган «Шобага», Кариев театрында Илсур Казакбаев куйган «Озын-озак балачак» спектакльләре бар.

Шулай ук, Тинчурин театрында Резеда Гарипова белән Луиза Янсуар чыгарган «Сәйдәш. Йокысызлык», Чаллы курчак театрында Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән «Кроткая», Бөгелмә театрының «Танцы на праздник урожая» спектакльләре дә бар.

Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Алтын казан» мюзиклы да иң күренекле спектакльләр исемлегендә.

«MOÑ» театр мәйданчыгының «Күнегү», «Сак-сок», «Встречи. Фрагменты» спектакльләре дә, «Әлиф»нең «Юл» спектакле дә елның иң билгеле спектакльләре рәтендә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/02-11-2021/tatarstanny-unber-spektakle-altyn-bitlek-premiyasene-long-biten-kerg-n-5842379

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев