Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театры артистлары онытырга ирек бирмәсләр

"Туган ягым" паркында Уен-фест кысаларында милли уеннар уйналды.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары "Туган ягым" паркында милли уеннар күрсәттеләр.

Көн салкын булуга да карамастан, @uen.fest кысаларында уздырылган әлеге чара бик күңелле узды. Ә иң актив катнашучылары балалар булды.

Әйе, татар халкының күңелле милли уеннары бик күп шул. Инде кайберләре дә онытылып та бара. Чөнки хәзерге балалар әлеге уеннарны уйный да белми кебек. Тик театр артистлары күрсәткән уеннарны балалар гына түгел, өлкәннәр дә сокланып карады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев