Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театры Дагыстан театр фестивалендә катнаша

Театр «Ана күңеле... далада» («Дуськина дача») трагикомедиясен тәкъдим итәчәк.

Әтнә театры Дагыстан республикасы башкаласы Махачкалада II Халыкара милли театрлар фестивалендә катнаша. Коллектив иртәгә юлга кузгала.

«29 сентябрьдә театр Горький исемендәге Рус драма театры сәхнәсендә — „Ана күңеле… далада“ („Дуськина дача“) трагикомедиясен тәкъдим итәчәк», — дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Пьеса авторы — Альбина Гомәрова. Спектакльнең режиссеры — Рамил Фазлыев.

Фестивальдә Абхазия, Мордовия, Казахстан, Дагыстан, Ингушетия, Карачаево-Черкессия, Башкортостан, Төньяк Осетия-Алания кебек ил һәм республикалардан милли театрлар катнаша.
Әтнә театры әлеге фестивальдә 2019 елда «Югалган көн» спектакле белән катнашып, «Иң яхшы режиссура», «Иң яхшы ир-ат роле» (Таһир Габидуллин) номинацияләрендә лауреат булган иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/27-09-2021/tn-teatry-dagystan-teatr-festivalend-katnasha-5839226

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев