Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театрында Фәрит Бикчәнтәев «Кичер мине, әнкәй» драмасының репетицияләрен башлады

Театр яңа сезонын премьера белән ача.

Әтнә театрында Рабит Батулла пьесасына нигезләнгән «Кичер мине, әнкәй» драмасының репетицияләре башланды.

«Спектакльне сәхнәгә якташыбыз, танылган режиссер Фәрит Бикчәнтәев куя», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Август башыннан Әтнә театры коллективы җәйге яллардан соң эшкә чыккан һәм яңа спектакль әзерли башлаган. Театр яңа сезонны премьера белән ачарга җыена.

«Премьера октябрь аенда булыр дип тәгаенләнә», — ди театрның матбугат үзәге.

Үткән юбилей сезонында Фәрит Бикчәнтәев Әтнә театрында Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклен чыгарган иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/09-08-2021/tn-teatrynda-f-rit-bikch-nt-ev-kicher-mine-nk-y-dramasyny-repetitsiyal-ren-bashlady-5833129

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул искереп беткэн эйбердэн башка куярлык эйбер таба алмадыгыз ахыры.Ниемэ Фэрит йори ул эле хаман Этнэ тирэсендэ сырпаланып.Энэ уз театрын кай гыртсын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фэрит Бикчэнтэй йормэсен эле боргаланып Этнэ тетры тирэсендэ Энэ уз театрын эллэ кая илтеп ташларга жыеналар.Башка кайгысы юкмы эллэ?