Әтнә таңы

Әтнә театрында - "Көрәктән - сәнәк"

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры коллективының уңышларына куанып, яңа хәбәр җиткерәсебез килә.

 Әтнә театрында яңа спектакльгә репетицияләр башланды.

Мольерның "Көрәктән - сәнәк"("Мещанин во дворянстве") комедиясен  (12+)  Кырым-татар музыкаль театрында озак еллар режиссер булып эшләгән шәхес Ринат Эбазерович Бекташев куячак.

Авторның "Мещанин во дворянстве" комедиясен татарчага театрыбызның мәртәбәле артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә итте.  Спектакльдә 12 артист уйнаячак. Әлегә бер состав белән генә өйрәнәләр. Артистларны икенче состав белән алыштыру мөмкинлеге булырмы, әлегә билгесез. 

Реклама

    Мольерның  комедиясенең төп герое Париж буржуасы Журден әфәнде. Бу өлкән яшьтәге кеше дворян яки чын аристократ булырга хыяллана. 

Шул максат белән  күпсанлы бию журналлары, фехтование дәресләрен ала, тегүче һәм музыкантларны чакыра. Шул ук вакытта Журден уңай герой да түгел.  Аннан  барысы да көлә, аның туганнары  аның үз-үзен яратуыннан  җәфа чигә.  Мольер комедиядә тупаслыктан,  мактанучанлыктан, белемле булып күренүдән  көлә. Комедия  бик кызык һәм әйбәт  тәмамлана.

Фото https://vk.com/club15547724 алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: