Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театрында Зәйниев комедиясе: артистлар да, директор да, тамашачы да канәгать

Әтнә театры сезонын премьера - Илгиз Зәйниевнең «Хыял йорты» комедиясе белән төгәлләде. Театр җитәкчелеге әлеге әсәрнең уңышын фаразлый - «касса өчен» булыр дип өметләнә.

Илгиз Зәйниев комедияләре – татар театрларының «сөтле сыеры»: савасың-савасың, тагын савасың, ә сөт һаман чыга тора. Театрлар нинди генә маркетинг алымнарын кулланса да, ахыр чиктә барысы да Илгиз комедияләренә кайтып кала. Камал театры да, Минзәлә театры да, Әлмәт театры да Илгиз Зәйниев үзе куеп киткән комедияләр белән касса эшли һәм план тутыра.

Әтнә театрының моңарчы Илгиз белән эшләгәне юк иде. Әллә Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллинның башкалар юлын кабатлыйсы килмәгән, әллә чират җитмәгән...

«Хыял йорты» – Илгиз Зәйниевның соңгы берничә ел дәвамында Әлмәт театрында уңышлы барган әсәре. Ул аның үз вакытында телевидениедә популяр булган реалити-шоулар белән «рухланып» һәм заманында татар театрын ашаткан «Казан егетләре» кебек комедияләрне юксынып язган әсәре булса кирәк.

Бу комедиянең Әтнә театры репертуарына керүенең үз тарихы бар. Театр җитәкчелеге артистларны, беренчедән, театр репертуары булдыру эшендә катнаштыру, икенчедән, күбрәк укыту максатыннан, пьесалар сайлау конкурсы игълан иткән. Труппа бик тырышып пьесалар укыган. Нәтиҗәдә Рәзилә Мөхлисуллина тәкъдим иткән «Хыял йорты» пьесасы сайланган. Сезон ябылу тантанасында әлеге тәкъдиме өчен актрисага 20 мең сумга сертификат тапшырылды.

Илгиз Зәйниевнең «Хыял йорты» комедиясен ГИТИС студенты Гөлназ Минкина куйган. «Яшьләр тырышып эшли – яшь режиссерларны күбрәк чакырырга кирәк», – ди театрның тәҗрибәле һәм дәрәҗәле актеры, Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин.

«Хыял йорты» комедиясен Әлмәт театрында ике состав белән Илгиз үзе куйган иде. Театрның бөтен яшьләренә роль җиткән спектакльне рәхәтләнеп уйныйлар. Театр аны чираттагы гастрольләренең берсендә Казан тамашачысына да күрсәтте. «Шактый примитив әсәр, чыннан да, Әлмәт театры өчен язылдымы икән?» – дип уйлап куйган идем ул вакытта.

Әмма пьеса бөтенләй дә Әлмәт театрын күздә тотып язылмаган булып чыкты. Драматург аны Уфаның «Нур» татар дәүләт театры соравы буенча язган икән. Бу театрның җиңел комедияләр куярга яратканы билгеле – алар тормышны артык катлауландырып тормый. Әмма «Нур»лар тиз генә куярга ашыкмагач, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева комедия сорап торгач, нишләп булган «товарны» әрәм яткырырга – шулай итеп Әлмәт театрының яшьләре белән әйбәт кенә спектакль барлыкка килгән.

Соңрак пьесаны «Нур» театры да сәхнәләштергән. Аларны аны 24 февральдә Казанда башланасы гастрольләргә дә алып киләселәр иде. «Хыял йорты» афишада бар иде. Әмма гастрольләр кичектерелде, көзгә күчерелде.

Нәрсә турында соң бу өч татар театрында актив бара торган комедия? Салават исемле эшкуар егет пионер лагерен сатып ала, кастинг белән кызлар сайлый һәм дуслары белән бергә реалити-шоу ясый. Финалы стандарт – дүрт кыз һәм дүрт егет парлашып бетәләр дә җырлыйлар.

Спектакльнең морале – дөньяда могҗизаны көтеп утырма, үз кулларың белән тудыр!

Авыл кыз(лар)ы белән шәһәр егет(ләр)е, шәһәр егет(ләр)е белән авыл кыз(лар)ы – татар драматургиясенең актив темасы. Туфан абый Миңнуллин пьесаларында алар берәмләп кенә булса, Мансур Гыйләҗев «оптом» кертте – авыл кызлары белән шәһәр егетләрен очраштырган «Казан егетләре» комедиясе заманында татар театрының хиты иде. Аны карамаган яшь кеше булдымы икән? Шәхсән мин аны унбиш тапкыр караган кешене беләм. Ул комедиядә шәһәр егетләре ирсез авылга ялгыш килеп эләксә... Хәер, ялгыш та түгел бугай – онытылган инде...

Яңа комедиядә төп герой дусларын һәм үзен яшерен мәхәббәте белән очраштыра. Кызлар – шәһәрнеке, егетләр – авылныкы. Сәхнә әсәре җыр-бию, кәкрәю-кәпрәю һәм төрле кыланулар белән бара. Биюләрне Мария һәм Марсель Нуриевлар куйгач, ул кыланулар иллә дә матур килеп чыккан.

Әлмәт вариантында җырларын Эльмир Низамов белән Резеда Гобәева язса, Әтнә театрына композитор Айнур Шәрәпов чакырылган. Режиссер Әтнә театрында эшләгән шагыйрә Гөлүсә Батталовадан тагын өч җыр яздырткан.

Рольләрдә – Айдар Вәлиев, Фаяз Хөсәенов, Раил Сәләхиев, Илфат Шәрифуллин, Рәзинә Заһидуллина, Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Алсу Зыятдинова, Ләйсән Каюмова.

Кыскасы, менә шундый спектакль – артистлар да, тамашачы да, театр директоры да канәгать.

Театрда хәзер яңа спектакльнең репетицияләре бара. Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» повестен башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куя. Әсәрне Марат Хәбибуллин тәрҗемә иткән. Театрның яңа сезоны шушы әсәр белән ачыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Французлар болай дилэр: Слишком красиво.чтобы быть правдой".