Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнәдә – “Җомга базары"

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры тамашачыларга Гөлүсә Батталованың «Җомга базары» пьесасы буенча режиссер Рамил Фазлыев сәхнәләштергән спектакльне тәкъдим итте

Тамаша залы, вәзгыять шартларыннан чыгып, яртылаш кына тулы иде. Бу очракта дистанция дә сакланган, тамашачы да битлекләрдән утырды.
– Бу спектакльне тулысынча үзебезнеке дип әйтергә хакыбыз бар: артистлары һәм режиссеры гына түгел, әсәрне язган драматургы да Әтнә җирендә яшәп иҗат итә. Өстәвенә, безнең Әтнәне чагылдырган тарихи спектакль бу. Гаять уңышлы спектакль, – дип соклануын белдерде соңыннан районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов.
Шул ук вакытта күпләрнең, аеруча яшь буынның Әтнә тарихын белмәвенә борчылуын белдереп, әлеге спектакльнең бу өлкәдә яхшы башлангыч булуын ассызыклады. Авторның яхшы әсәр язуына сокланып, аны сәхнәгә дә чакырды ул. Гөлүсә Батталова исә, “Җомга базары”н сәхнәләштерүгә зур көч куючыларга рәхмәтен җиткерде. Аның: “Мин үзем бирегә “гениальный” әсәр яздым дип килгән идем. Режиссер һәм артистларның уртак тырышлыгы белән аны шактый үзгәртеп яхшырттык һәм ул сез күргән хәлгә керде”, – диюен дә тамашачы алкышларга күмде.
– Шулай ук “Җомга ба­зары”ның матур бизәлеше өчен рәссам Сергей Скомороховка, композитор Марат Әхмәтшинга, хореограф Резеда Муллагалиевага олы рәхмәт хисләремне җиткерәм, – диде автор.
Танырга кирәк, Әтнәнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган әлеге спектакль мәдәният өлкәсендә бөтен районның “йөзек кашы” булып торырлык. Шушы кыска спектакльдә үткәнебез белән бәйле тарихи чынбарлыкны күрергә була. Кыска булса да, гаять эчтәлекле, урыны белән ихлас көлдерә, кайвакыт ачуны чыгара, ә соңыннан ихлас уйландыра торган булды ул.
Тамашачы фикере белән 5 биттә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев