Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

"Тән - сатылганнан соң да үзендә кала торган бердәнбер товар" - әтнәләр спектакль карады

17 гыйнвар көнне

Г.Тукай  исемендәге Әтнә татар  дәүләт драма театры бинасында Олы  Мәңгәр халык театры Зәбир Гыймадиевның "Әҗәт" спектаклен күрсәтте.

- "Әҗәт" спектаклен тугызынчы тапкыр уйнавыбыз   Әтнә районында ,- дигән иде Халык театрының режиссеры Рафис Сәләхетдинов.

90 еллык тарихы булган, Халык театры булып 20 ел эшләгән Олы Мәңгәр  театры спектакльләренең нинди уңыш белән барганлыкларын, нинди исемнәр  алганлыкларын яза бардык.

  Шамил Закиров исемендәге XVIII “Идел-йорт” төбәкара театр конкурсының Беренче дәрәҗә лауреаты, Халыкара театр конкурсы лауреатлары алар.

Үзешчән артистларның уйнаулары бу юлы да берәүне дә битараф калдырмады. Замана проблемасы, авыруны дәвалар өчен акча эзләү бүгенге тормышның көн үзәгендәге мәсьәлә.  Түбән Кама шәһәрендә яшәүче татар теле укытучысы Зәбир Гыймадиев аның  бар авырлыгын сурәтлди.  "Әҗәт"  -  яңа татар пьесаларында тамашачылар мәхәббәтен яулаучы әсәр икәнлеген дә хәбәр иткән идек. 

Гөлсинә Шакирова,  Наил Сабиров, Хәтирә Рәхимова, Фәнис Тәхавиев, Рәфыйк Сәләхетдинов, Радик Абдуллин, Рәдис Хисмәтуллин  -  зур осталык белән уйный алдылар.

Басып алкышлаган тамашачы  - аларның чыгышына иң зур бәя булды. 

Спектакльне районыбыз җитәкчеләре дә карап, үз фикерләрен, рәхмәтләрен  әйттеләр. Әлеге спектакль белән бәйгедә катнашырга җыенучы коллективка уңышлар телибез. 

Автор фото-видеолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев