Әтнә таңы

Әтнәләр "Көрәктән - сәнәк"не тамаша кылды - фоторепортаж

Бүген Әтнә дәүләт драма театры артистлары үзләренең яраткан тамашачыларына бүләк ясадылар.

Әтнә театрында яңа спектакль - Мольерның "Көрәктән - сәнәк"("Мещанин во дворянстве") (12+) комедиясенең премьерасы булды.

Аны сәхнәгә Кырым-татар музыкаль театрында озак еллар режиссер булып эшләгән шәхес Ринат Эбазерович Бекташев куйды. Үзебезнең яраткан артистларыбыз уйнады.

Бәйрәм рухы өстәлсен әле, фотоларын гына карагыз бер. Үзегезне "Әкияттә - кунакта" итеп тойдыгызмы? Карый алмаучылар үкенмәсен, әле спектакль бәйрәм ялларында да куелачак.

Раузалия Хәбибуллина фотолары


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: