Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Төп максатыбыз — танылу түгел...

Февраль ахырында Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестиваль старт ала.

Театр сәнгате
Быелгы фестивальнең үзенчәлекләре, барышы турында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының маркетинг буенча директор урынбасары Гөлүсә Батталовадан сораштык.
— Гөлүсә, кабат искә төшереп, фестивальнең барлыкка килү тарихы турында берничә сүз?
— Гомәр абый Мәрдә новның исемен мәңгеләштерү нисбәтеннән, нәрсәләр эшли алабыз, дигән сораулар безне фестиваль булдырырга этәрде. Без бәхетле буын, чөнки Гомәр абыйны күреп белгән кешеләр. Әмма гомер үтә, алга бара. Бүген Гомәр абыйны белмәүче яшь буын үсеп килә. Шуңа күрә дә аның Әтнә җиренә, Әтнә театрына керткән өлеше, аның патриот булуы турында без сөйләмәсәк, кем сөйләр, без аңлатмасак кем аңлатыр?! Һәм шушы уй безгә фестивальне тудырырга этәргеч бирде. Икенче этәргеч, Гомәр абыйның эшен дәвам итү. Ул үзе дә гомер буе мәктәп укучылары белән тыгыз элемтәдә булып, бик күп эшләр башкарган шәхес. Без, үзебез дә Гомәр абый оештырган сморт-концертларда, театр, фестивальләрдә катнашып үскән буын балалары. Гомәр абый, театрга гашыйк Әтнә халкын кечкенәдән сәхнәгә тартуга бик нык игътибар бирә иде. Моның буенча да бик күп эшләр башкарды ул. Һәм бу фестиваль күпмедер дәрәҗәдә аның эшен дәвам итү дә. Гомәр абый башкарган эшләр, без үткәргән гамәлләр аша яшь буынга барып җитсен иде. Безнең Әтнәдә дә үз туган җире өчен җанын фида кылырга әзер булган шундый шәхесләрнең яшәгәнен яшь буын белеп үссен иде. 
— Фестиваль бу юлы да мәктәп укучылары арасында уза. Барлык мәктәпләр дә катнашачакмы? Гран-при билгеләнәчәкме? Сер булмаса, җиңүчегә нәрсә биреләчәк?
— Фестиваль мәктәпләрдә эшләп килгән театрлар арасында уза. Райондагы барлык мәктәпләр дә катнаша. Бүгенге көндә һәркайсы тырышып әзерләнә. Һәркайсы кызыклы әсәрләр сайлап алдылар. Безнең театр артистлары да бүгенге көндә мәктәпләргә барып, мастер-класслар үткәрәләр. Нинди өлкәдә ярдәм итәргә кирәк, шуның буенча кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтәләр. Фестиваль нигезләмәсе буенча, иң яхшы спектакльгә Гран-при бирәчәкбез. Быел да безне шаккатырган, гаҗәпләндергән спектакльләр булыр, дигән өметтә калабыз. Җиңүчегә биреләсе бүләк бүгенге көндә эшләнеп ята — әлеге фестивальнең кубогы, аның символы. Зур күләмдә акчалата бүләк тә каралган. Анысы әлегә сер. Бу хакта фестивальнең йомгаклау тантанасында — Әтнә театры сәхнәсендә билгеле булачак. 
— Алдагы ел белән чагыштырганда быел нигезләмәсенә нинди үзгәрешләр кертелде?
— Нигезләмәдә әллә ни үзгәрешләр юк. Бары тик бүләкләү өлешендә бөтен мәктәпләрдә спектакльне әзерләүче остазларның теләкләрен, үтенечләрен искә алып, быел Гран-при бер мәктәпкә бирелсә, калган мәктәпләргә шулай ук төрле номинацияләрдә бүләкләр бирәбез. Әлеге спектакльне әзерләгән остазларга да фестивальнең махсус бүләкләре булачак. Әлбәттә, фестивальдә катнашкан бер генә бала да бүләксез калмаячак. 
— Алга таба фестивальне республикакүләм үткәрү хыялы юкмы? 
— Республикакүләм генә түгел, гомумән, әлеге фестивальне бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар балалары арасында үткәрү тәкъдимнәре дә булды. Әлбәттә, фестивальне каядыр танытып, зур масштабта үткәрсәк, безнең өчен абруе да, дәрәҗәсе дә булыр иде. Әмма безнең төп максатыбыз — Әтнә җирендәге балаларны театр сәнгатенә тарту. Театрга мәхәббәт ул безнең геннарда. Әтнә җирендә аваз салган сабыйлар, театрга мәхәббәт белән туа. Аны бары тик үсендереп, ачып җибәрергә генә кирәк. Без аны зур масштабта үткәрә башласак, үзебезнең балаларга фестивальдә катнашу һәм җиңү мөмкинлеге кимер дип куркабыз. Үзебезнең балаларыбыз белән эшләвебез җанга рәхәт. Аларның тамаша залларына килә башлаулары, тугры тамашачы булуларын күрү бик күңелле. Әлегә шушы изге ниятебезгә тугры калып эшлибез. Алга таба тормыш бу фестивальнең нинди юнәлештә буласын күрсәтер. Әмма әле безнең үз укучыларыбыз белән эшлисебез килә.
— Рәхмәт Гөлүсә. Фестиваль уңышлы узсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Голусэнен фикере топле.Без ин элек уз Этнэбез очен эшлик.Башуалар алдында ялагайлвнмыйк.Читлэр килсэ без аларга хезмэтче булабыз.Илгиз Кадыйров.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гомар абый гел концертлар оештыра Иде узе устал кеше кебек тыелсада гел елмаер иде сангать кешесе олы шахес Иде Бер генэ вакыйгасы хэтердэ калган репетиция вакытында жырлаган вакытымда сенлем тукта дип туктатмады гел жырла дип эйтта Иде Рахмат Анга урынны жэнаттэ булсын аны сагынабыз юксынабыз !!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Республикакулэм чаралар бик куп.Э нигэ эле уз Этнэндэ генэ матур итеп кенэ уткэрмэскэ.Голусэ бик хаклы.Читлэрне кунак итэргэ кирэк.Нигэ башкаларга хаман баш иеп,тэлинкэ тотып яшэргэ.Тукай,Мэржэни Этнэсенен данын узебездэ сакларга,якларга ойрэник эле ин элек!!! Ихтирам илэ Илгиз Кадыйров