Әтнә таңы

Якташыбыз - театрның якты нуры

"Сәхнә" журналында якташыбыз Луара Шакирҗанова турында Әдилә Борһанованың бик матур әңгәмәсе басылып чыкты. Якташыбыз турындагы язманы сездә укыгыз әле.

Ашыт елгасы буенда җәйрәп яткан Түбән Көек авылы болыны... Хәтфә үләннәрне аралап, хуш исле чәчәкләр диңгезендә ике кыз бала уйный. Сабыйларның бар уе – болын буйлап кояш нурларын куып тоту. Болынның әле бер итәгенә йөгерешә, әле күбәләкләр белән ярышып, икенче ягына «оча» алар. Көләч йөзле кояшбикә бик теләп бу уенга кушылганга ошый, әле бер болыт артына кереп кача, кызчыклар кояшлы урынга килеп җитеп, «куып тоттык» дигәндә генә, күләгә ясап, икенче болыт артында югала «Күбәләкләр» – тагын кояш артыннан!.. Берзаман, Кояш та арып, кызларга йөзен ача – болытларны куып тарата, зәңгәр күк гөмбәзендә берүзе балкып кала. Киң болын да яктыра, нурлана, кызларның да шатлыклары эченә сыймый – нурларында күпме коенсаң да була хәзер – кояш аларныкы! Кызларның берсенең исеме – Лена, икенчесе аның сеңлесе – ул чакта Әтнә төбәгендәге Түбән Көек авылы мәктәп директоры Галим ага Шакирҗанов белән аның хәләле татар һәм алман теле укытучысы Хәтирә апаның төпчек кызлары – Луара. Мөгаллимнәр балаларына мул сулы горур елга исемнәре кушкан. Еллар арты еллар ияртеп, Лена дигәнебез татар халкының мәшһүр шагыйрәсе Лена Шагыйрьҗан булыр. Ике сәләтле абыйлары Амур белән Нил дә – тормышта үз агымнарын табар. Самими карашлы нәфис Луарага да Хак Тәгалә сәләтләрнең төрлесен биргән. Кайчандыр болын киңлекләрендә нәни учларына гына түгел, ихлас күңеленә кояш нурлары җыйган кызчык бүген үзе халкының һәр әһеленә нур өләшә сыман – сәнгать, мәдәният нурын.

Бүген без «Сәхнә»бездә аның күңел пәрдәләрен ачасы иттек, чөнки быелгы июнь – Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге театр музее мөдире, нәфис сүз остасы, автор-алып баручы, милли театр сәнгатен, әдәбиятын киң җәмәгатьчелеккә, тамашачыларга җиткерүче, киңкырлы, нечкә зәвыклы шәхес Луара Шакирҗан өчен юбилей ае. Ул инде 35 ел хезмәтләрнең бик тә хәерлесен, үтә дә җаваплысын башкара. Татар театры җәүһәрләренең тарихын барлап, җыеп, аларны күз карасыдай саклый, һәр истәлектән ядкярь ясый белә, бәрхет тавышы, гаҗәеп мөлаемлеге, талантлы каләме белән шушы изге мирасны, асылташларны халыкка тапшыра. Луара апа туып-үскән авыл табигатен, мәктәп еллларын шулкадәр яратып, сагынып искә ала. Күңеле белән ул һаман гади авыл кызы кебек.

– Ничек шундый күпкырлы шәхескә әверелгәнсез икән, Луара апа?

– Кешегә табигатьтән, тумыштан, дөресрәге Аллаһ тарафыннан талант бирелсә, урау юллар узып булса да ул үз урынын таба. Ә гаиләдә, мәктәптә аларны күрергә, үстерергә уңай җирлек, мохит тудырылган булса, максатка юл кыскара һәм бу инде зур бәхет һәм олы юлга адымнар шуннан башлана. Менә мин үземне шундыйларның берсе дип саныйм. Кан белән дә, ана сөте белән дә кергән безгә иҗат итү таланты. Оясында ни, очканында шул ди бит. Ә менә әти-әнигә каян, кемнән килгән? Кызганыч, җиде буынымны белмим.

 – Әти-әниегезне дә искә алсак икән.

– Әти-әни тормышында ил тарихы инде. Алар гади авыл балалары, тумышлары белән Чаллы ягыннан — Мусабай, Бордыбаш авылларыннан. Әниемнең әтисе Хөсәен бабай хаҗга барган. Әти ягыннан бабайларым да авылның хөрмәтле, гадел кешеләреннән саналган. Берсе староста булган. Әти белән әни укуга сәләтле, белемгә хирыс булгангадыр, 17 яшьтән бер мәктәптә укыта да башлаганнар. 30 нчы елларда Казанда татар дөньясының танылган зыялы затларыннан белем алганнар. К.Тинчуринның хатыны, педагог, данлыклы «Сәйяр» труппасы артисткасы Заһидә Тинчурина аларны рус теленнән укыткан. Заһидә ханым белән очрашу миңа да насыйп булды. Бик укымышлы, нәзакәтле, оптимист шәхес иде. Әни тулай торакта Һади Такташның бер сеңелкәше белән торган. Шагыйрь еш кына аларга килеп йөргән. Татарның күренекле язучысы булачак Ибраһим Сәләх белән дә әни бер төркемдә укыган. Беркөн ул укырга килмәгән. Сәбәбе үзәкөзгеч – «халык дошманы» дип кулга алынган... Менә шундый тарихи вакыйгалар үзәгендә яшәгән алар. Бик яратып Академия театрына йөргәннәр. Сәхнәдә Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт уеннарын да күргән әле алар. Ул чакта укытучылар үзләре дә бик актив «театр куючылар» булган бит. Әтнәдә укытканда «Банкрот» спектаклен куйдык дип сөйләгәне бар иде әтинең. Нәкый Исәнбәт Сираҗетдинны уйнаган (ул да шунда укыткан). Әти-әни драматургияне дә тирән белә иде. Сөйләмнәре әдәби сүзләргә бай иде. Әти Тукайның шигъри юлларын еш кулланса, әни әйтер сүзен гел мәкаль белән бәйләр иде.

Сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт, әлбәттә, безгә әти-әнидән күчкән.

– Луара апа, Әтнә ул үзенең театры белән дә танылган як бит. Сезнең язмышыгызга, һәрчак үсешкә, камиллеккә омтылып яшәвегезгә Күлле Кимедә тууып үсүегез, Сибгат Хәкимнең авылдашы булуыгыз, кыскасы, шушы газиз туган җирнең хикмәт-асылы да тәэсир итте микән?

– Шулай, Әтнәдә халык театры 1918 елда ук оеша. Казан арты дип йөртелгән Әтнә ягы – ул бик мәдәниятле, ак як. Киме авылы да, аның мәктәбе, укытучылары да бик алдынгы булып танылган. Биш-алты кибет, хәтта аерым китап кибете дә бар иде. Базары да тирә-юньдә атаклы иде. Революциягә кадәр үк зур мәктәбе булган. Клуб та мәчетне үзгәртеп түгел, ә махсус салынган. Лена апа белән бөтен чараларда катнашып үстек. Бию, шигырь сөйләү, җырлау, акробатик чыгышлар, мандолинада уйнау. Әти мәктәпкә Казаннан мандолиналар алып кайткан иде. Укытучы Нәкыя апа Сәфәрова уйнарга өйрәтте. Төрле биюләргә, краковяк, вальс кебекләренә дә аннан өйрәндек.Алай да, шәһәрдә яшәсәк, нинди генә түгәрәкләргә йөрмәс идек дип уйлап куям – балет, музыка, гимнастика, рәсем буенча... – Сезнең, димәк, балачактан тормышыгыз сәнгатькә үрелгән? – Әйе. Укучы булганчы ук (ә мин алты яшь тулуга укырга кердем) Әтнәгә барып, мәктәп концертында биедем. Сәхнә артында әнинең кемгәдер «ул әле укымый» дигәнен ишетеп, шундый үпкәләгәнем истә. Менә шулай биш яшьтән сәхнәгә, мәктәпкә тартылу бик көчле булган.

Реклама

– Театр училищесына килү тарихын да бәян итегезче.

– Авылга еш булмаса да Казан артистлары килә иде. Аларны безгә фатирга кертәләр иде. Бу инде көтеп алган, онытылмаслык вакыйга, бәйрәм булыр иде. Иң кадерле кунаклар иде алар. Берсендә безгә артистка Земфира Досаева керде. (Еллар узгач сәхнә партнёрлары булырбыз дип кем уйлаган!) Ул миңа ниндидер кичәбезгә сәхнә киеме тегәргә дә булышты. Менә шулай театрда уйнаучыларның да «буй җитмәслек» түгел, ә гади кешеләр икәнен күрү сәхнәгә булган омтылышны көчәйткәндер. Мин инде радио аша бер спектакльне дә калдырмыйча тыңлап барам, бөтен театр артистларының исемнәрен беләм, рәсемнәрен җыям. Мәктәп тәмамлыйсы елны кулыма «Весны гонцы» дигән китап эләкте. Ул бер авыл кызының калага килеп, театр институтына укырга керүе, студент чоры, аннан инде танылган артистка булуы турында иде. Аны укыгач: «Мин дә шушы кыз кебек бит! Миндә дә андагы сыйфатлар бар!» – дип сәхнә турында чынлап хыяллана башладым. Райондагы смотр-концертыбызны караган күренекле мәдәният җитәкчесе Роза апаның миңа карата: «Бу кыз сәхнә өчен туган!» – дигән сүзләре хыялыма бөтенләй канат куйды. Ә инде газетада «Казан театр училищесы укучылар кабул итә» дигән игълан күргәч, мин тәвәккәлләп, әзерләнә башладым, шулай итеп, минем өчен иң изге тоелган театр училищесының ишекләрен ачып кердем. Остазларым мәшһүр Марсель Сәлимҗанов, Рәфкать Бикчәнтәев, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Габдулла Шамуков, Асия Хәйруллина иде.

– Училищены тәмамлагач, Сез укуыгызны Ленинградта (хәзерге Санкт-Петербург) театр, музыка, кинематография институтында дәвам итәсез...

– Юк, мин әле Г.Тукай исемендәге филармония артисткасы булдым, Зифа апа Басыйрова концертларын алып бардым. Аның белән бик дуслар булдык, истәлеккә фотолар да алмашкан идек. Шул чакта аның тормыш хатирәләрен сорап калмаганыма үкенәм, нинди катлаулы, китап язарлык язмыш ияләре бит... Шулай яратып, нәфис сүз буенча эшләп тә киткән булыр идем. Ленинградтагы татар студиясенә кызлар кирәк дигәнне ишетеп, барып карарга уйладым. Мине кабул иттеләр. Бу – иң бәхетле студент еллары. Эрмитажда, Рус музеенда үткән дәресләр, төрле ил театрларын күрүләр... – Ә аннан кайткач? – Аннан кайткач, кызлар К.Тинчурин исемендәге (ул чакта Күчмә театр) театрда эшли башлады. Ә егетләребезне Камалга, Оренбургка, Минзәләгә чакырдылар. Ул чакта театрда яшьләр бик аз иде. Мин үземне талантлы өлкән артистларыбыз гаиләсендә кадерле төпчек кыз кебек сиздем. Аларны рәхмәт һәм дога белән искә алам. Анда мин төп рольләр башкардым. Батулланың «Туйлар узгач» музыкаль комедиясендә Ләйлә, Зәйнәп, В.Розовның «Четерекле хәл»ендә Тамара, Х.Вахитның «Ялгышасың, Нәзирә»сендә Нәзирә, Т.Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә»сендә Тәнзилә, И.Юзеевның «Кыр казлары артыннан» пьесасында Дәринә – яратып уйнап калган рольләремнең кайберләре. Күчмә шартларда бер әсәр белән ел буе гастрольдә йөрергә туры килә иде. Казанга бер-ике көнгә генә кайтабыз, ә мәдәни башкала гөрли! Актёрлар йортында төрле кызыклы кичәләр, сәхнә йолдызлары, яшьләр.Алар белән аралашасы, кичәләрдә катнашасы килә. Шул чакта мине мәдәният министрлыгына театрлар бүлегенә эшкә чакырдылар. Мин бер елга гына дигән шарт белән тәкъдимне кабул иттем. Ниһаять, сәнгать казанында кайный башладым, театрлар, иҗади берлекләр белән гел элемтәдә булып, радио, телевидениедә чыгышлар ясап...

– Артистка гына булып калмаганыгызга сөенәм әле, Луара апа. Юкса, кем безгә – гади тамашачыга театр дөньясының калын пәрдәләрен күтәреп, аның тарихын сөйләр, андагы сихри җиһан киңлекләрен күрсәтер иде. Халкыбызда татар театрына хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбяләүдә Сезнең хезмәт бәһасез! Радиодан тыңлап, телевизордан карап туймаслык театр илчесе Сез. Сәхнәләрдән әдәби әсәрләрне дә сәнгатьчә, матур, дөрес итеп ирештерүче! Үзегез дә тамашчының күңел җылысын сизеп яшисездер, шулаймы?

– Халкыңа күпмедер рухи азык бирү, милләтеңә файда китерү, белем өсти, зәвык тәрбияли алу – ул безнең яшәү мәгънәсе. Төрле чараларга баргач, районнарга чыккач, гомумән урамнарда да еш кына танып, туктатып, рәхмәт әйтәләр. Кайчак: «Мин бит мәшһүр җырчы түгел, каян беләсез?» – дим. Матур сөйлисез дигән булалар. Халыкның сүзгә ихтирамлы, сөйләмгә игътибарлы булуы, әлбәттә, бик сөендерә, күңелне күтәрә. Сүзгә мәхәббәтем дә кечкенәдән иде. Биш яшемдә китап укыган булып кылана идем. Үзем укый белмим, әмма җөмләләр уйлап чыгарып, битләрне ача-ача «тамашачыма» сөйлим. Әнинең шаккатып: «Кызым, бер туктамый, килештереп кайлардан бу кадәр сүзләр уйлап табасың?!» дигәнен хәтерлим әле. Училищеда укыганда ук мине радиога сөйләргә чакыра башладылар. – Шулай да Сез радиога түгел, Камал театры музеена күчкәнсез...

– Бу инде театрга булган мәхәббәтем нәтиҗәсе, әлбәттә. Марсель абый чакырды. Музей эшен булдыра алырмынмы дип бераз шикләнеп тә куйган идем. Әмма аның теләге мине театр, артистлар, спектакльләр турында сөйләтү иде. «Ул сөйләгәндә мин тыныч» дигән ул минем турыда.

– Бик дөрес карар кабул иткән Марсель Сәлимҗанов. Сез бу миссияне иң лаеклы башкаручыдыр. Луара апа, Сезне илебездәге татарлар гына түгел, Финляндия, Америка, Польша, Швеция, Төркиядәге милләттәшләрдә яхшы белә дисәм, бер дә ялгышмыймдыр. Сез алар алдында чыгыш ясаган артист та, спектакльләр куйган режиссёр да бит. – Чит илләргә юллар ачылган, «тимер пәрдәләр» юкка чыккан чор иде ул. Финляндиядән килгән татарлар мине Хельсинкидагы яшьләргә мәдәни ярдәм күрсәтергә, театр буенча лекцияләр укып, дәресләр бирергә чакырдылар. Дүрт айга чит илгә шундый җаваплы эш белән чыгып китү күз алдына китерә алмаслык көтелмәгән хәл иде. Шулай да, Марсель абыйның хуплаулы фатихасы белән сәфәр чыктым. Менә шунда ирексездән режиссёр да, мөгаллим дә, хәтта киемнәр, сәхнә бизәү буенча рәссам да булдым, биюче дә, музыка буенча да белгәннәремне кулланырга, күрсәтергә, өйрәтергә туры килде.

– Кыенлыклар да булгандыр?

– Бездәге иң авыр 90нчы еллардан соң, мин бөтенләй икенче дөньяга килеп кердем. Яшәү өчен бар шартлар да бар. Чит тел белмәү генә бер киртә. Татарларыбыз арасында булгач, ул да сизелмәде. Ә алар, дүрт-биш чит телдә сөйләшсә дә, урысча белми. Безнең әсәрләрдә бик күп очрый торган урыс сүзләрен аңлатып, татарчалаштырып, тел белгече дә булып беттем. «Күрсәтүчеләрем» (алар артистларны шулай атыйлар – Ә.Б.) Г.Камалның «Беренче театр»ын куйганда, Хәмзә байның дорфа «ул сүзләр халкыма нигә кирәк?» дигән сүгү сүзләрен төшереп калдыруны сорадылар... Бердән, алар аның мәгънәсен белмиләр. Әби-бабайлары ул сүзләрне кулланмаган да һәм алар театр аша бары матурлык, яхшылык күрсәтергә телиләр. Ерак 30нчы елларда да алар «Галиябану»ны уйнаганнар. Революция аркасында Ватаныннан, туганнарыннан мәңгегә аерылган, йөрәкләре телгәләнгән милләттәшләребез Хәлилнең үлеме белән килешә алмаганнар, аны исән калдырганнар. Бу юлы «Галиябану»ны үзгәртмәдек. «Асылъяр» да, «Туйлар узгач» та бик уңышлы булды. Без аларны Казанда да, Нью-Йорктагы татарларга да күрсәттек. – Әйе, бу Сезнең зур җиңү булган,саваплы, изге эш... – Чынлап та изге, чөнки мин аларны милли театр сәнгате белән, ә алар мине динебез турында мәгълүмат белән баеттылар. Шул чакта мин кулыма тәүге тапкыр Коръән китабы алдым, намаз укый башладым, ураза тоттым. Дин рөхсәт ителмәгән чорда тәрбияләндек бит без. Бу тормышта һәр нәрсәнең бер хикмәте бардыр. «Чит илләрдә йөреп гыйбрәт ал» дип җырлый халык та. Аллаһ күңелемә иман нигезләре иңдерсен өчен, миңа да, димәк, чит җирләргә чыгу кирәк булган.

– Хәзер хыялларыгыз нинди? Кайсы теләкләрне чынга ашырыр идегез?

–Теләкләр күп инде ул, барсын да чынга ашырып булса... Быел Лена апамның да юбилей елы. Искә алу кичәсен уздырырга иде. Китапларын бастыру, архивын барлауны кайгыртам. Күптәнге хыялым – Франциядәге Луара елгасын, дан лыклы, зиннәтле Луара замокларын барып күрү. Ел да җыенам, берәр сәбәп чыга да куя комачаулап. Ә тамашачыларыбызга милли җанлы, милли үзаңлы, алдынгы, укымышлы булуларын теләп калам. – Луара апа, Сезнең тормыш үзе бер хәзинә сандыгы кебек, ачкан саен яңа җәүһәр табылып тора. Аллаһы Тәгалә шушы саваплы эшләрегезне башкарырга көч-дәрман, сәламәтлек, озын гомер бирсен иде Сезгә!
Тулырак:http://http://sahne.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: