Уяулык беренче урында булырга тиеш
Республика көне, белем бәйрәме якынлаша һәм дә Бердәм сайлаулар узачак.
Республика көне, белем бәйрәме якынлаша һәм дә Бердәм сайлаулар узачак. Шул уңайдан район хакимияте каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Илебездә барган тынычсызлык, һәркайсыбызга уяу һәм дә игътибарлы булырга кирәклекне тагын бер кат искәртә. Террорчылыкка каршы комиссия утырышында да әлеге тема көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булды. Киңәшмәдә чыгыш ясаган, район полиция бүлеге җитәкчесе Дамир Гарипов та, комиссия әгъзаларына мөрәҗәгать итеп:
– Бездә бу хәл булмас, дип әйтә торган түгел. Күреп торасыз, май аенда көтелмәгән хәл булды. Ярый хәвеф-хәтәрсез узды. Шуңа күрә комиссия утырышында әйтелгән таләпләрне, күрсәтмәләрне үтәргә кирәк, – диде.
Үз чиратында чыгыш ясаган мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов, башкарылган эшләргә, яңа уку елына мәктәпләрнең әзерлеге турында сөйләде. Аллаһы сакласын, күрәчәк булмасын. Яңа уку елында да мәктәпләребездә, балалар бакчаларында барысы да тыныч, хәвеф-хәтәрсез булсын иде. Иң мөһиме, еллар имин булсын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев