Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тимер үзәклеләр

98 яшьлек Мәймүнә Гайсина: “Әтнә таңы”н әлегәчә күзлексез укыдым”

“Мәктәптә эшләгән еллардан шул истә калды – укучы балаларны бик яраттым мин, хәер, алар да мине нык хөрмәт иттеләр”, – дип елмая Күлле Киме мәктәбенең элекке укытучысы.

Элекке чорны, бигрәк тә мәктәп елларын, хәзергесе белән чагыштырып, сорау арты сорау яудырам үзенә. Минем өчен барысы да кызык, хәтта – яңалык! Ә ул мөлаем елмаеп һәр сорауга тулы итеп җавап бирә... алай итеп бары укытучылар гына сөйләшә бугай ул. Аның белән сәгатьләр буе сөйләшсәң дә күңелгә рәхәтлек кенә иңәдер, мөгаен. “Укыткан елларны искә аласызмы соң, Мәймүнә апа?” – дим. “Нинди алмаган ул, еш искә төшерәм. Аннан соң, элеккеләр төшкә дә кергәли”, – ди.
1946 елны Күлле Кимедәге ятим балалар йортында эшләп башлый ул хезмәт юлын. “Әткәй бик яхшы кеше иде, анда директор булып эшләде. Мине дә шунда эшкә алды”, – дип искә ала. Соңрак язмышын мәктәп белән бәйли. Хәер, монда да шул ук балалар инде. Ә аларны, югарыда әйткәнемчә, бик нык ярата ул. “Үземнең дә балаларым күп булды. Сигез балам булды, кызганычка каршы, икесен кечкенә чакларында ук югалттым”, – дип кинәт уйчанлана.
Мәктәптә 35 ел укыта ул. “Нинди чаклар гына булмасын, үз кыйбламнан кайтмадым – гадел булырга, нахакка рәнҗетмәскә, кеше сүзе йөртмәскә тырыштым”, – ди. Укучы балалар аны яратуның төп сәбәбе дә шул түгелме икән?
Капка төбенә чыгып утырырга, табигатькә хозурланып якын-тирәгә барып, әйләнеп кайтырга ярата икән ул.
 
“Шунда яныма туктап хәлемне сорашучылар, минем янәшәдә утырып, сөйләшеп китүчеләр дә күп була”, – ди.
“Укучыларыгыздыр инде, Мәймүнә апа?” – дип төпченәм. “Төрлесе бар. Шундый чакларда аеруча күңелле”, – ди. Сүз иярә сүз чыгып, аның элекке укучыларын да барлап алдык. “Укучыларым – Наил Сабировның, Әдһәм Сәмигуллинның менә шундый югары үрләр яулавына ихлас куанам”, – дип ихлас елмая. Сүз уңаеннан искә алыйк, Наил Сабиров үзәге Күлле Киме авылы булган “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте акционеры. Ә мәрхүм Әдһәм Сәмигуллинның улы Ленар шул ук күмәк хуҗалыкта директор вазифасын башкара.
– Энем, әлегә кадәр “Әтнә таңы”н күзлексез укыдым мин, – дип тагын бер гаҗәпләндерде ул. – Соңгы арада күзем бераз начарайды. Шулай да газеталардан аерылган юк.
Бу җәһәттән улы Реваль лупага кадәр алып кайтып биргән аңа. Әйтүенчә, колак ишетүе ягыннан бик мактана алмый. Хәер, аның белән аралашкан кеше буларак әйтәм, әлегә ул яктан да бик зарланырлык түгел – күз генә тимәсен үзенә.
Бүгенге көндә улы Реваль һәм килене Илфия тәрбиясендә яши ул. Аларга рәхмәтен укып бетерә алмый. Хәер, башкача була да алмый: Мәймүнә апа – чын мәгънәсендә гаилә башлыгы биредә.
Озын сүзнең кыскасы, дигәндәй, Укытучылар көнендә аралашып, Мәймүнә Гайсинаны һәм аның йөзендә барлык укытучыларны да “Әтнә таңы” исеменнән бәйрәмнәре белән котлап кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев