Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тимер үзәклеләр

Ак яулыклы әбекәйләр

Февраль ае юбилейларга бай булды. Бу айда 7 өлкән кеше үзләренең 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Җидесе дә хатын-кыз.

Ташчишмә авылыннан Галия апа Шакирова – 90, Бәрәскә авылыннан Әминә әби Сәләхова 95 яшьлекләрен билгеләп үттеләр. Икесе дә кадер-хөрмәттә, өйләренең түр башында утыра алар. Тормыш авырлыкларын күп күрсәләр дә, бүгенге рәхәтлеккә шатланып бетә алмыйлар. “Кем уйлаган шушы яшькә кадәр яшәп, шушындый кадер-хөрмәтне күрербез, дип. Инде елларыбыз гына тыныч булсын”, – ди Галия әбекәй.
Ә Әминә апа соңгы елларда сукыр калган. Шулай булса да, җор телле, шат күңелле ул. Һәр нәрсәдән ямь табып яши.
Бөтен кеше кебек, миңа да ашлык, чыпта сугарга да туры килде. Урман да кистек. Бәрәскә авылына килен булып килгәч, колхозда эшләдем. Әхмәтханым бик әйбәт булды. Сигез бала тәрбияләп үстердек, – дип, үзенә карата игътибарлы булган балаларына, оныкларына рәхмәтен җиткерде.
Шунысы шатландыра, әбекәйләр өлкән яшьтә булсалар да,  хәтерләре яхшы, икесе дә үз аякларында йөреп торалар. Галия әби рөхсәт бирсәләр авылны да әйләнеп кайтырга күп сорап тормый. Тик балалары гына ялгызын гына чыгарып җибәрергә куркалар. Ни генә дисәк тә, яше бар шул – 90 бит. Шулай да: “Җәй көне көтү аның өстендә инде”, – ди улы  Камил.
Матур шул безнең татар әбиләре. Башларында ак яулык, мөлаем йөзләр. Ә сабырлык­ларына исең китәрлек. Исән генә булсыннар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев