Аллаһыма шөкер кылам – балалар биргәненә
Мөнәвәрә Мөхетдинова моннан 90 ел элек, табигатьнең гүзәл бишеге – Мөндеш авылында, Хәйрулла абзый белән Саҗидә апа гаиләсендә унберенче бала булып дөньяга килә.
Олаеп кына алып кайткан төпчек кызларын әти-әнисе ул заманда мөмкин булганча назга төреп үстерә. Абый- апаларының да яраткан сеңелләре була ул. Замандашлары кебек үк балачагы авыр сугыш елларына туры килә кызның. Үсмер елларында да заманның бөтен авырлыгын башкалар кебек үз җилкәсе аша үткәрә. Шул ук вакытта тырышлыгы, белемгә омтылуы белән башкалардан аерылып тора. Олы Мәңгәр урта мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлаган елны, мәктәп төп итеп үзгәртелә. Кыз Олы Әтнә мәктәбенең сигезенче сыйныфына укырга килә. Мөнәвәрә апа ул чорда ун сыйныф 6елем алган бик сирәкләрнең берсе. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, мәгариф бүлеге аны ерак авылларның берсенә укытучы итеп җибәрергә карар кыла. Әмма әтисе белән әнисе өлкән яшьтә булу сәбәпле, кызның үз авылында калу теләген канәгатьләндерәләр. Шулай итеп, данлыклы Валентина Валидова директор булып эшләгән Олы Мәңгәр ятимнәр йортына тәрбияче булып килә Мөнәвәрә апа.
Еллар бер-бер артлы уза тора. Ятимнәрне тараталар, балалар йорты да берничә тапкыр үзгәрешләр кичерә – чукрак-телсезләр, соңрак мөмкинлекләре чикле, зәгыйфь акыллылар интернат-мәктәбе булып та тора. 1978 елда бик күп балаларны – шул исәптән Латвиядән эвакуацияләнеп килгән балаларны да үзенә сыендырган, ачлык-ялангычлыктан алып калган балалар йорты ябыла. Соңрак балалар йорты бинасы – ике этажлы, бизәкле баскычлы, зур пианино торган якты, иркен актлар залы булган бина, мин аны курыкмыйча тарихи бина дип атыйм, сүтелеп, юкка чыгарыла. Балалар тавышыннан гөрләп торган «Байлар йорты» тирәсе тигәнәк, шайтан таягына күмелә. Утыз елга якын гомере балалар тәрбияләп узган әлеге бинаның сүтелүен ишеткәч, авыл башына чыгып кычкырып елый Мөнәвәрә апа. Ә бит ул бина алай тиз генә җир йөзеннән юкка чыгарылырга тиеш түгел иде.
1978 елда Олы Мәңгәр урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә килә Мөнәвәрә Мөхетдинова.Минем өчен беренче тапкыр кулга ручка-карандаш тотарга, язарга, хәрефләрне танып укырга өйрәткән беренче укытучым да әле ул. Тәбәнәк буйлы, җыйнак гәүдәле, чиста-пөхтә Мөнәвәрә апаның беркайчан да тавыш күтәргәнен ишетмәдек без. Ягымлы итеп эндәшер, йөзенә килешеп торган зур күзләреннән һәрвакыт ниндидер рәхәт җылылык сирпелер иде аның. Озак укытмаса да, ул безнең өчен бик якын, кадерле кеше булып искә кереп калды. 1985 елда лаеклы ялга киткәнчегә кадәр Олы Мәңгәр мәктәбендә сабыйларга белем бирде. Ә иң кызыгы – Мәңгәр мәктәбенең гөрләп торган шул чорында белем биргән укытучылары арасында иң озын гомерлесе дә нәкъ менә Мөнәвәрә апа. Күзләр генә тия күрмәсен үзенә.
«Шушы нигездә тудым, үстем, шушында гомер кичердем», – ди Мөнәвәрә апа Мөндештәге туган нигезе турында. Тормыш иптәше белән өч балага – ике егет һәм бер кызга тормыш бүләк итә алар. 38 яшендә тол калган Мөнәвәрәгә балаларын берүзенә аякка бастырырга туры килә. Өчесе дә югары белем алалар. Кызганыч, Әхәте генә кыска гомерле була.
Мөнәвәрә апаның өе бүген дә гөрләп тора. Ике баласы – Рәфкате белән Әлфиясе, кияве, онык-оныкчыклары – барсының да хөрмәтен тоеп яши. Сүз уңаеннан, танылган яшь шахматчы кызыбыз Азалия Мифтахованың дәү әбисе дә әле ул. Юбилее уңаеннан элеккеге укучылары, Олы Мәңгәр төп мәктәбе коллективы да котлап узды аны. Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипованың да теләкләре чын ихластан иде.
Мөнәвәрә апа үзенең искиткеч хәтере, яңалыклардан хәбәрдар булуы белән сокландыра. Җәйләрен үз өендә яшәсә, кышларын кызы Әлфия гаиләсендә үткәрә ул. «Төрле балаларны күрдем үз гомеремдә - ятимен дә, гарибен дә, телсез-чукрагын да. Әти-әниемә бик рәхмәтлемен – мине сәламәт итеп үстерделәр. Аллаһыма мең шөкер – аякларымда йөрим, зиһенемнән аермады. Ә иң мөһиме – балаларым бар, исән-сау булсыннар», – ди. Шуларның кадер-хөрмәтендә алдагы елларны да шатлык- сөенеч белән кичерергә язсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев