Әтнә таңы

Исеме җисеменә туры килгән

Галия Минһаҗева

Реклама

Үртәм авылының башында җыйнак кына матур йортта Гөлшикәр исемле әби яши.
Идәннәре чип-чиста итеп юылган, өйне балкытып тәрәз төпләрендә шау чәчәк атып гөлләр үсә, бөтен йорт җиреннән чис­талык, пөхтәлек балкый. Йорт җире генә түгел, күңеле дә чиста, ак аның. Тыйнаклыгы, сафлыгы йөзенә чыккан. Ак яулыклы, чын мәгънәсендә ак күңелле татар әбие ул.
Гөлшикәр. Шундый татлы, сирәк очрый торган мондый исемне Морки районы Ишле Пичүш авылында яшәп ятучы Гаделша белән Майшәкәр үзләренең кызларына – гаиләдә икенче булып туган балага кушалар. Бу 1930 елның 9 авгус­тында була. Әти-әнисе кызчыкка гомер бүләк итсә, Ходай Тәгалә аңа озын гомерләр насыйп иткән, күрәсең. Гөлшикәр әби инде унынчы дистәне вак­лый башлады.
Үз замандашлары кебек үк, Гөлшикәр әби дә тормыш авырлыкларын күп күрә. Өч сыйныфны туган авылы мәктәбендә бетерә дә, авылдаш малайлар-кызлар белән Мари Комыргуҗасына 4нче сыйныфка китә. Бу – илдә сугыш башланган 1941 ел була. Гөлшикәр әби ул елларны күз яшьләре белән искә ала: “Язарга кәгазь, кара юк. Укытучылар өй эшен эшләп килмәгән өчен ачулана. Сеңелләрем белән язарга дип өзгәләнгәч, әни: “Минем аякка язып өйрәнегез”, – ди  торган иде. Тик иртәгесен мәктәпкә аякны күтәреп барып булмый бит, мин өй эшен әнинең аягына эшләдем дип тә әйтеп булмый...” Дүртенчене бетерми кыз, колхозда эшли башлый. Нәни куллары ничек чыдады да, кайдан гына көч алды икән ул! Кечкенә буйлы, бөтерчектәй җитез кыз йорт-җирне җыеш­тырырга да, әнисенә булышырга, сеңелләрен карашырга да өлгерә. Ә беркөнне бригадир фермада араталар кагып йөргән кызга карап тора да, “Чүкеч тота белгәнне, балта да тота белерсең”, – дип, Суслонгерга урман кисәргә җибәрә. Урман да кисә Гөлшикәр, торф чыгарырга, окоп казырга да бара...
Әтисе Гаделша абзый сугыштан исән кайта, тик сөенеч озакка сузылмый: озак та тормый, яраларыннан үлә. Әнисе, толлык ачысын татып, 4 бала белән кала.
Әнисе язмышын кабатлаячагын белми шул әле ул вакытта кыз.
1958 елда Гөлшикәр Үртәм авылы егете Рәфкать белән кавыша. Яшь килен фермага эшкә урнаша, сарыклар карый. Гөлшикәрнең тырышлыгын, булганлыгын тиз күрәләр.  Ул елларда “Игенче” колхозы председателе Әдһәм абый Сәмигуллин кулы куелган  Мактау  кәгазьләре иң матур ядкарь булып сандык төбендә әле дә сак­лана. Берничә тапкыр үзен авыл Советы депутаты итеп тә сайлыйлар. Түгәрәк бәхет кенә озын булмый: 1978 елда ирен югалта Гөлшикәр, 4 бала белән ялгыз кала. Юк, ялгыз дип әйтү дә урынлы булмас, янында таянычы, ышанычлы кешесе – киленен бик яраткан кайнанасы Нәфисә карчык була. 32 ел кайнана белән бер уй, бер фикердә, тату итеп яши алар. Төп нигезгә туган-тумачалар да кайтып тора, барысын якты йөз белән каршы ала, сый-нигъмәтен тутырып биреп җибәрә Гөлшикәр. Ул елларда Марига юл да Үртәм аша уза. Күпме кеше (туганы да, танышы да, таныш булмаганы да) Гөлшикәр чәеннән авыз итмәгән дә, монда ял итеп, хәл җыеп чыкмаган! Бүген дә туган нигезне сагынып, әрвахлар рухына дога кылырга кайткан авылдашлар Гөлшикәр әбигә керми калмый. Һәрберсен елмаеп каршы ала ул, күчтәнәчләренә зур рәхмәтен, матур теләкләрен әйтеп кала, инде дөньялыктан киткәннәренә догасын кыла.
Күңелең киң булса, өй тарлыгы сизелми, диләрме әле? Төрле елларда колхозга бәрәңге алышырга, ферма тө­зелешендә эшләргә кайткан яшьләр дә Гөлшикәр әбидә яши. Әтнәдәге кияве Рәис тә, уенын-чынын бергә кушып: “Безнең әбинең йорты биш йолдызлы отель ул, һәр кеше анда тукталырга ярата”, – ди. Әтнә шифаханәсендә бүгенге көндә эшләгән Гөлсинә, Гөлшатлар да кайчандыр Гөлшикәр әбидә яшәгән, бүген, җае чыккан саен, аңа сәламнәрен юлламый калмыйлар.
Юклык белән яшәгән елларда үзлегеннән тегәргә дә өйрәнә Гөлшикәр әби. Балаларына, кайнанасы белән үзенә күлмәкләр генә түгел, пәлтәләргә кадәр тегеп киертә. Сарык бәрәнли алмаса да, күзгә чүп керсә дә, авыл халкы Гөлшикәр янына ашыга. Югары очта яшәгән Шәрип абзыйның “Казанга да бардым, әллә кайларга да бардым, берсе дә күземдәге чүпне күрмәде, Гөлшикәр генә ала алды. Иң яхшы врач шул икән”, – дигәнен авылда әле дә хәтерләүчеләр бар.
Олыгайган көндә иң ачы хәсрәтне – баласын югалту ачысын да татырга насыйп булган икән Гөлшикәр әбигә. Янында яшәүче улы, беренче ярдәмчесе Камилнең бакыйлыкка күчкәненә дә җиде ел булып килә.
Бүген Гөлшикәр әби Үртәм авылында төп нигезнең утын сүндермичә җай гына яшәп ята. Теплица тутырып помидорлар үстерә, тавыклар асрый. “Шулар белән юанам, эшсез торып була мени?” – дип гаҗәпләнә ул. Дөнья яңалыкларыннан да хәбәрдәр ул: “Әтнә таңы” газетын яратып укый, телевизор карый, балаларының, оныкларының тормышлары белән дә кызыксына. Гасырга якын тормыш тәҗрибәсе булган әбинең балаларына, онык­ларына, оныкчыкларына бирер киңәшләре, әйтер сүзләре хәттин ашкан. Авырлыкларны җиңгән өчен Ходай бүләк иткәндер аңа мондый озын тормышны, зиһен аклыгын. Үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән, зур бүләкләр белән сөендергән Күәм җирлеге башлыгы Гатауллин Ревальгә, Люциягә, телефоннан котлаган Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улына да бик рәхмәтле Гөлшикәр әби. Түрәләргә теләкләрен теләп, гозерен дә җиткезде ул. Язлы-көзле юл булмау сәбәпле, якыннары белән күрешә алмый ул кайчак. Үртәм авылына да елның нинди генә фасылында да җилдереп машинада кайтып килүләрен бик тели ул. Бу теләге дә тормышка ашсын иде аның.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: