Әтнә таңы

Картая мени соң, йөрәк?

Гөлнара Шаһиева, Олы Әтнә авылы

Аз гына вакыт эчендә бик якын булып киткән кешеләр бар. Бу язмам да шундый кеше турында, дөресрәге, безнең шифаханәнең иң өлкән ветераны, тыл хезмәтчәне – Гайнетдинова Рәшидә Гариф кызы.
Мине аның белән бәйле бар нәрсә кызыксындыра: шул кадәрле озын гомер юлын ничек узган, ничек яшәгән, бүгенгесе  ничек? Һәм мин бер-бер артлы сораулар яудырырга әзерләнеп, блокнотымны чыгарып салдым. Рәшидә апа алай гына үзе турында сөйләргә ашыкмады. Иң беренче итеп миңа үзем турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә  туры килде. Үзенә кирәкле мәгълүматны алгач кына, үзе турында сөйләргә кереште.
“Мин 1925 елның Арча районы Кышкар авылында туганмын. Мәктәптә яхшы укыдым. Җиденче сыйныфны “отлично”га тәмамлагач, РОНО инспекторы Вәлидова Валя апа мине күреп алды һәм районга исәп-хисап эшләренә эшкә чакырды. 1942 елда Әтнәгә килдем, 20 ел исәп-хисап эшләрен башкардым. Ике ел кибеттә сатучы булып эшләргә дә туры килде.
1968 елдан Әтнә ши­фа­ха­нәсендә (ул вакытта Тукаевс­кая райбольница Арского райо­на) – кассир, соңрак 10 ел бухгалтер булып эшләдем”, – дип сөйләп китте ул. Мине иң гаҗәпләндергәне – Рәшидә апаның хәтере шушы яшендә дә искиткеч яхшы булуы. Ул аны үзенең гомер буе җаваплы эшләрдә эшләве белән аңлата. Анысы инде Ходай бүләгедер. Ул барлык хезмәттәшләрен дә, ул заманнарны да бик яхшы хәтерли. Кызыклы хәлләр исенә төшкәндә, рәхәтләнеп көлеп – көлдереп тә алды ул. “Ул вакытларда больница колхозга, колхозлар больницага булыша иде – үзара ярдәмләшеп эшләнелде. 1947 елда Гайнетдинов Әхмәтвәли дигән кешегә кияүгә чыктым, – дип дәвам итә Рәшидә апа. – Ул сугыш ветераны иде, янгын бүлегендә 25 ел шофер булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Аның белән бер ул, бер кыз үстердек. Әхмәтвәли белән бергә тату гына 62 ел бергә гомер кичердек. Моннан ун ел элек 91 яшендә ул бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмахта булсын, бик акыллы, яхшы, тырыш кеше иде”. Бүгенге көндә өч оныгы, дүрт оныкчыгы бар. “Киленемнең дә килене бар. Һәрвакыт хәл белешеп, күз-колак булып торалар – якында гына яшиләр. Пешкән ризыктан өзелгәнем юк”, – ди Рәшидә апа. Бүгенге көндә ул барчасына да чиксез рәхмәтле – туганнарына, якыннарына, хөкүмәткә. Акчалар да, күчтәнәчләр дә күп бирәләр, барысы да җитеш, дип, шөкер итеп яшәп ята ул. Өе җылы, якты, чиста, уңайлы, күңеле көр. Көчле ихтыярлы кеше булганы күренеп тора: сүзен өздереп әйтә, күз карашы яшьләрчә үткер. Ул сине, синең ниләр уйлаганыңны үтәли күрә – сизә кебек. Күңеле бик бай, намусы чиста. – Озын гомернең сере нәрсәдә соң? – дип кызыксынам. – Кем уйлаган бу көннәргә кадәр яшәрмен дип? – соравыма сорау белән җавап бирде ул. – Моның төп сәбәбе – тырыш булдым, башым яхшы эшләде – кулын йодрыклап башына шакып куя Рәшидә апа, үзе рәхәтләнеп көлә. Баш булмаса, 40 ел исәп-хисап эшләрендә эшли алмас идем. Кем белә, шулай булмаса, Рәшидә апа, сөбеханалла, бүген дә камил акылында булып, зирәк фикере, көчле юмор хисе, ташып торган энергиясе белән сокландырмас иде. Бары шунысына борчыла – бергә эшләгән бер генә хезмәттәше дә исән түгел инде. Дингә мөнәсәбәте дә үзенчәлекле – “догаларны олыгайгач кына өйрәндем, шифасын, файдасын да бик күп сынадым үз тормышымда”, – ди.

Реклама

95 яшенә җиткән Рәшидә апаның киңәшләре:
1.Бар нәрсәгә шөкер итеп, канәгать булып яшә.
2. Вакыт кадерен бел – һәр көнеңә, сәгатеңә куан.
3. Дингә бас.
4. Сәламәтлегеңне яшьтән кайгырт. (“Тешләрне дә элек алдырып кына ташлатканмын. Сакларга кирәк булган икән. Картайгач күз, колак та бетә”).
5. Зарланма!
Ике сәгать буена аралашып, мин Рәшидә ападан бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдем. Аның киңәшләрен үземнең күңел сандыгына салып куйдым. Тагын да очрашулар- күрешүләр насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә аңа үзе сораганын бирсен, борчу-хәсрәт күрсәтмәсен. И, Раббым.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: