Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тимер үзәклеләр

Өйләренең күрке, терәге

Яше байтак булса да, йөзе ачыклыгы, ихласлыгы белән күпкә яшь күренүчеләр бар. Туксан яшенә җитсә дә, йөз нурын сүндермичә саклаган, язмыш сынауларына бирешмичә, гомер сукмагыннан горур атлаган Әминә әбекәй Хәйруллина да әнә шундыйлардан.

Түбән Бәрәскә авылында, кече улы Илдус һәм яраткан килене Гөлсинә тәрбиясендә гомер кичерә ул. Зур, иркен, якты йортның күрке булып, кадер-хөрмәттә яши.
Әминә әбекәй шушы авылда туып-үскән. Үзенең язмышы турында, авыр сугыш чорларын да искә алып, менә нәрсәләр яза ул.
“Бәрәскәнең Галимҗан кызы Әминә мин. Сугыш башлангач, әтиебезне сугышка алдылар. 1923 елгы Мәхмүт абыебызны да алып киттеләр. Ул бүтән туган якларга әйләнеп кайта алмады – хәбәрсез югалды. Әти дә, поезд эченә керә алмыйча, тышкы яктан ябышып барып, кулларын өшетте. Ике айдан аны кайтардылар, кайтып 20 көн торгач, 48 яшендә вафат булды. Әнигә алты бала калдык. Ашарга, кияргә, ягарга юк, бәрәңге җыя идек, кузгалак ашадык. Сәлих абыйны сугыш беткәч хәрби хезмәткә алдылар – җиде ел хезмәт итеп кайтты. Мин җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, ат җиктем. Ферма сыерларына мичкәгә тутырып су ташыйм. Ферма уртасында зур шан тора, шуны обедка да, кичкә дә тутырып куярга кирәк. Мичкәгә 25 чиләк су керә. Кыш-кыш инде, суны бушатып кире төшкәнче, бәке тишеге күмелә. Бер фермага ике ат белән су ташыйбыз. Аякта – күтәрмә чабата. Ат белән кибәнгә көлтә дә ташыдык, ягарга кирәк булгач, маридан утынын да алып кайтырга туры килде. Лаеш урманнарына җибәрделәр,  агач кисәргә. Квартирада торганнар, 400 грамм икмәккә эшләгәннәр бер дә истән чыкмый. Кая кушсалар – шунда бара идек эшкә”.
Авылдашы Мөхәммәтхан белән гаилә корып җибәрәләр. Өч уллары туа. Кызганыч, бары тик 17 ел бергә яшәп калалар. Мөхәммәтхан абый 46 яшендә бакыйлыкка күчә. Ул вакытта төпчек улларына бары тик биш яшь була. Улларына әти дә, әни дә була Әминә апа. Егетләр бер-бер артлы үсеп җитә. Ир юк дип тормыйлар, абзар тутырып мал-туарын да асрыйлар Хәйруллиннар. Армиядә дә хезмәт итеп кайталар егетләр. Эшкә урнашалар. Олысы – Юныс, Казан шәһәрен үз итә, шунда эшкә урнаша, өйләнә. Әмма гомере генә кыска була шул – 35 яшендә хатынын, ике улын калдырып, вафат була. Идрисе белән Илдусы туган авылларын якын күрә, читкә китеп бәхет эзләп йөрми – туган җирдә төпләнәләр. Икесе дә күмәк хуҗалык­та хезмәт куялар. Киленнәре Флера белән Гөлсинә дә кайнаналарына охшап киләләр, сыер савучы булып эшләп, дан казаналар. Бүгенге көндә Әминә апаның оныклары күмәк хуҗалыкта хезмәт куя. Аларның берсе – Әнәс Хәйруллин – Ленин исемендәге хуҗалыкта агроном булып эшли, мактауга лаек тырыш белгечләрнең берсе булып тора.
Әминә апаны матур юбилее белән котларга балалары, оныклары белән беррәттән бихисап туганнары да җыелган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева белән бергә хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин үзе дә котлап, ихлас теләкләрен җиткерде аңа. Өлкән яшьтәгеләрнең Илгиз Вилдан улын үз улларыдай күреп, якын итеп каршы алулары, кытыр­шы куллары белән кочаклап, “Сине дә күрер көннәр бар икән”, – дип ихластан сөенеп, җилкәсен кагуларын күрү җитәкченең кече күңеллегенә тагын бер кат дәлил.Олы кешегә бик күп кирәкми шул, үзенең, балаларының, оныкларының хезмәтен әнә шулай зурлаудан да зур нәрсә юк алар өчен.
Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова, ветераннар советы рәисе Сөембикә Садрие­ва, күмәк хуҗалыктан Нәзилә Назарова да  юбилярның шатлыгын уртаклашты. Әминә апа бүгенге көндә берничә буын өчен киңәшче һәм терәк булып тора. Уллары белән бергә киленнәрен дә яратып телгә ала, аларга рәхмәтләрен әйтә. “Һәркайсына бәхетле тормыш, тигезлек, минеке кебек озын гомер насыйп итсен”, – ди ул, Шулай гына була күрсен.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев