Әтнә таңы

Җәмилә әбинең уйлары гел изгелектә

Күшәр авылыннан Җәмилә әби Әхмәтова шушы көннәрдә олы гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Реклама

Якты, җылы, матур йортта улы Харис, килене Гөлфинур, оныгы гаиләсе һәм оныкчыклары белән бергәләп гомер кичерә ул. Бу йортта аңа карата булган кадер-хөрмәт ишекләреннән килеп керүгә үк сизелеп тора.
Җәмилә әби Күшәр авылында туып-үскән. Күп еллар күмәк хуҗалыкта, төрле эшләрдә хезмәт куйган. Тормыш иптәше Хафиз белән өч балага гомер бүләк иткәннәр. Олы улы белән кызы бер-бер артлы дөнья­га килсә, төпчекләре – Гөлназын картаеп, 45 яшендә генә алып кайтканнар. Сер итеп шуны да әйтим, Гөлназ Гарипова бүгенге көндә Күңгәр авыл җирлеге җитәкчесе булып эшли, тирә-як авылларда зур хөрмәткә лаек кеше. Әтиләре Хафиз ага – сугыш инвалиды булган. Шуңа да карамастан, бу йортта әти сүзе гел алда йөргән, аңа хөрмәт зурдан булган.
Киленнәре Гөлфинур апаның бу йортка килен булып төшүенә дә байтак еллар узган инде. Ул үзе Балтач районыннан. Җәмилә апага зур хөрмәт күрсәтеп, тәрбия бирүче дә ул. Бу йортта берничә буын гомер кичерә – димәк, өлкәннәргә карата игътибарлы булу, һәрчак ярдәмгә әзер булу кебек тәрбия үрнәген онык­чыклар да сабый чактан күреп үсәләр.
Җәмилә әби яше байтак булса да, әле күзләре сөбеханалла. Юбилее уңаеннан район башлыгы тарафыннан бирелгән котлауны да матур итеп укып күрсәтте. Ак яулык­лы әбекәйнең теләкләре дә гел изгелектә. Догалар укып үзенә юаныч таба ул. Өйләренең якты нуры булып, балаларын һәм якыннарын сөендереп, тагын бик күп еллар шулай кадер-хөрмәттә яшәргә язсын аңа.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: