Абрикос белән әфлисун кайнатмасы рецепты
Аш-су остасы Гөлүсә Рәхмәтуллинадан абрикос белән әфлисун кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.
Кайнатма өчен 3 кг абрикос (төшсез), 3 зур әфлисун, 2 кг шикәр комы.
Абрикосның төшен алырга, әфлисунны кабыгы белән иттарткычтан чыгарырга. Әлеге массага шикәр комы кушып болгатырга һәм кайнатырга куярга кирәк.
Банкаларга ябу өчен: 3 тапкыр кайнатып сүндерергә.
Морозильникта саклау өчен: 2 тапкыр кайнатып сүндерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев