Аджика рецепты
Уңышның иң мул чоры. Җайлы ясала торган, мәшәкате аз булган аджика рецепты тәкъдим итәбез.
Кирәк булачак: 3 кг помидор; 0,5 кг алма; 0,5 кг кишер; 0,5 кг кызыл татлы борыч; 0,5 кг суган; 200 грамм сарымсак; 2 данә ачы борыч яки 1 чәй кашыгы төелгән кызыл борыч; 1 стакан көнбагыш мае; 1 аш кашыгы тоз; 2 аш кашыгы шикәр комы. Барысын да иттарткычтан үткәрергә. 2 сәгать ярым (яки 3 сәгать) кайнатырга. Әзер булганда, 2 аш кашыгы уксус салырга. Калган эшләре башка салатларны япкандагы кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев