Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Алмалы, җиләкле пирог рецепты

Гөлгенә Сабитовадан алмалы, җиләкле пирог рецепты.

Камыр өчен кирәк булачак:
1) 100 гр йомшарган сыер мае,
2) 100 мл җылымса су,
3) 1 а.к. коры чүпрә,
4) 1 а.к. песок,
5) 1 б.к. тоз,
6) 1 йомырка,
7) он.
Чүпрәне бер 5 минутка гына җылымса суга болгатып куярга, йомшарган сыер мае, тоз, песок, йомырка салып болгатырга. Кирәгенчә он салып йомшак кына камыр ясарга. Мин гадәттә камырның өстенә пакет каплап яисә камырны пакетка салып , ярты сәгать тирәсенә холодильникка тыгып куям. Ул шунда үзе кабара. Холодильникка кергәч камырдагы май бераз катып китә дип әйтимме инде, пирогны эшләгәндә, ясаганда бик җайлы була. Мин үзем гел шулай эшлим, шулай яратам.
Эчлеге:
Алмаларны дүрткә бүлеп, кабыгын әрчеп турарга. Бераз кура җиләге салып җибәрдем. Өстенә чамалап кына песок сибәм. Бераз гына сыер маен юка телемләп салам яисә сыек май сибеп җибәрәм. Бик тәмле хуш исле пирог була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев