Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Бананлы торт

Тәмле булсын!

Рецепт болайрак (26см. лы таба өчен):

Камыры: 5 йомырка, 6 аш ашыгы сыек май, 1 стакан шикәр комы, 10 грамм разрыхлитель, 1,5-2 стакан он. Барысын бергә миксер белән болгатасы, миксер белән булмаса, күперми...

Газ мичендә 30-40 минут пешә, әзерлеген шырпы белән тикшереп карагыз, шырпы коры булса әзер, юешрәк булса әзрәк тотарга кирәк. Бисквит суынгач икегә бүлеп ике корж ясарга.

Крем: 250 грамм сметана 20%лы, 2 аш кашыгы шикәр комы.

Кремны уртага ягасы, уртача калынлыкта туралган банан тезеп чыгасы, тагын крем һәм өстенә корж капларга. Шул килеш калса да була, мин тагын өстәмә тортның өстенә дә крем һәм банан тезәм.

Банан бик тиз карала, шуңа күрә өстен яхшылап крем сылап, печенье валчыгы, угычтан чыгарылган шоколад белән бизим. Сез үзегез теләгәнчә бизи аласыз.

Тәмле булсын!

Рафилә Шәмсетдинова

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев