Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Баш мөхәррир Гөлнар Мөхәмәдҗановадан салат рецепты

Интернет челтәрләрен хәйран гына актарганнан соң, озак кына уйлаганнан соң, Яңа ел табынына “Әтнә таңы” газетасы коллективының сыналган рецептларын бирергә булдык. Сездә пешереп, ясап карагыз.

Бәйрәм өстәлен әзерләү һәр хуҗабикә өчен бер зур хезмәт инде ул. Үз гаиләңне һәм кунакларны тәмле итеп ашатып кына калмыйча, гаҗәпләндерәсе дә килә бит.

Минем Куян елы якынлашуын да исәпкә алып, үзем яратып эшли торган салатны тәкъдим итәсем килә. Исемен дә белмим. Бик тәмле килеп чыга, кунакларыгыз да яратыр дип уйлыйм.

Салат өчен кирәк була пешкән тавык ите, кореяча кишер салаты, бер банка кукуруза (зур савыт булса, яртысын гына салырга мөмкин), пешкән бәрәңге. Әлеге ингредиентларны вак итеп турарга, кишерне дә ваклап җибәрсәгез яхшырак була, тәменчә тоз салып майонез белән болгатырга. Тиз дә, тәмле дә, тук лы да. Тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев