Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Бик тәмле чебуреки рецепты

Тәмле булсын!

Камыр өчен кирәк була:
240 мл. кайнап торган су;
4 аш кашыгы сыек май;
500 грамм он.
Башта камырны кашык белән болгатыгыз чөнки суы кайнар. Ахырдан кул белән басып бетерәбез. Камыр хәйран гына каты була. 30 минутка пакетка тыгып камырны ял иттерәбез шул арада камыр йомшара.
Эчлек өчен:
300 грамм әзер фарш (1 зур баш суган кушылган);
Тәменчә тоз, борыч, 1 йомырка
100 мл. кайнатылган салкын су салып болгатабыз.
Камырны юка гына итеп җәябез, ит салабыз һәм кырыйларын бармак башы белән генә басып чыгабыз. Әлеге камырдан 13 чебуреки чыга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев