Бламанже рецепты
Табынга чыгарганчы бланманжены суыткычка куеп алырга кирәк.
Кирәк булачак:
800-900 грамм кибет каймагы,
1 ст.шикәр комы,
җиләк-җимеш (банан, каен җиләге, виктория, банкалы ананас һәм башкалар. Бары тик киви гына салырга ярамый).
Әзерләү тәртибе:
1 стакан суга 20 грамм желатин салып, 20 минут бүрттерергә һәм водяная баняда эретергә (микроволновкага куеп алсаң да була, кайнап чыгарга тиеш түгел),
Каймакка, шикәр комы, җиләк-җимеш салып, яхшылап болгатасы.
Әзер массаны савытларга салып, өстен җиләкләр белән бизәргә яки шоколад уып салырга мөмкин.
Табынга чыгарганчы бланманжены суыткычка куеп алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев