Бүген кичкә нәрсә пешерәсез?
Тәмле булсын

Бүген кичкә нәрсә пешерәсез?

Иң тәмлесе - бәрәңге!

Иң тәмлесе әбиләр пешергән «таба бәрәңгесе». Бераз гына үзгәртеп, үзебезчә пешерәбез. 

 Сыер мае салган табага бәрәңгене турап салабыз. Өстенә бераз туралган ит (фарш та ярый) өстибез.

Туңдыргычта булган помидор-борычларны тезәбез дә, өстен каплап ярты сәгать парда пешерәбез. Капкачын ачып, сыр уып салабыз.

Бәрәңгесе кыза башлагач сүндерәбез. Бик тәмле.


Нет комментариев