Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Чәк-чәк рецепты

Гөлгенә Сабитовадан баллы чәк-чәк рецепты.

Чәк-чәк пешерү тәртибе.

Камыр ясау өчен кирәк булачак:
1) 3 йомырка ( 2 бергә + 1 сарысы)
2) 1 а.к. песок,
3) чеметем тоз,
4) 200 гр чамасы кирәгенчә он салам. Онга 1 б.к. камыр кабарткыч өстим.
Камыр ясап , зур түгәрәк җәеп, тасмалар кисеп, кечкенә кисәкләргә кисеп чыгарга. Артык оннарын иләп , камырларны кызган майлы савытка салып пешереп алырга.

Сироп кайнату өчен кирәк булачак:
1) 200 гр бал,
2) 100 гр песок.
Кәстрүлгә салып песоклары эрегәнче кайнатырга. Салкын сулы савытка тамызып карап әзерлеген белеп була. Әгәр сироп җәелеп китмәсә димәк әзер була. Кайнар сиропны чәк-чәкләр өстенә агызып болгатырга һәм тәлинкәгә өеп куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев