Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Чөгендер яфрагыннан коймак рецепты

Без гел кызыл чөгендергә өстенлек бирәбез, күпләр аның яфрагы файдалырак икәнен белми дә.

Витаминнарга, микроэлементларга бай яфраклардан кәтлит ясарга ашыгыгыз. Яфраклар яшь вакытта кәтлит тә тәмлерәк була. 

Кәтлит өчен 10 чөгендер яфрагы, 1 зур кишер, 1 баш суган, 3-4 тырнак сарымсак, 3 йомырка, 0,5 стакан чамасы он, тоз һәм борыч кирәк.

Чөгендер яфрагын юып, киптереп, вак итеп турарга. Кишерне чистартып, вак угычта уарга, суганны вак итеп турарга. Барысын бергә кушып чи йомырка, тоз, борыч, он салырга.

Массаны кашык белән кызган майлы табага салырга һәм ике ягын да кыздырырга кирәк.

Табынган каймак белән бирергә мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев